Айвар Билалов, Айвар Ильяс улы Билалов (1990 елның 5 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт) – спортчы (көрәшче) һәм тренер, Россиянең спорт мастеры (2014), милли көрәш буенча 80 кг һәм аннан югарырак авырлыкта унике тапкыр Татарстан чемпионы, дүрт тапкыр Россия чемпионы, бер тапкыр дөнья чемпионы (2015).

Тәрҗемәи хәле 1990 елның 5 июнендә Татарстан АССРның Әлмәт шәһәрендә туган. Әти-әнисе Лениногорск районы Иске Иштирәк авылыннанЛилия Йосыпова. «Тәүге тапкыр 7 яшемдә чемпион калдым». Ирек мәйданы, 4.08.2022, № 30 (620), 10нчы бит.

Урта мәктәптән соң, «оешма менеджменты» белгечлеге буенча Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын тәмамлаган (2012). 2007 елдан башлап, «Әлмәтнефть» НГДУ спорт-иҗтимагый үзәгендә физик әзерлек буенча тренер- инструктор вазыйфасын башкара, яшүсмерләрне көрәшче итеп тәрбияли.

Көрәш Айварның бабасы, әтисе, абыйсы Артур ― барысы да көрәшчеләр. Яшьтән үк тренеры – әтисе СССРның спорт мастеры Ильяс Билалов. Балачактан аның көрәшен карап үсә, техник алымнарын үзләштерә. Олылар категориясендә көрәшә башлагач, РФ атказанган тренеры Салават Йосыпов кул астында шөгыльләнә, Әлмәт командасы өчен көрәшә. Айдар Гыйлаев, Ильяс Галимов (1976―2020), Айдар Хәйретдинов, Илнар Әхмәтҗанов кебек көрәшчеләрне үзенә үрнәк итеп куя. Еллар буе тренировкаларны калдырмыйча йөри, атнасына сигезәр тапкыр тренировкага бара, спортзалга көненә икешәр тапкыр барган вакытлары да күп була. Олылар арасында 80 кг белән бил алыша башлый, 100 кг белән туктый. 2016 елда аяк сеңерен өздереп, бер елга спорт карьерасын туктатып тора. 2017 елда келәмгә кайтып, 100 кг авырлыкта Татарстан, Россия чемпионатларын ота. Шуннан соң спорт карьерасын тәмамлый.

Уңышлары 2002-2007 ― яшьләр арасында милли көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчесе 2005-2006 ― милли көрәш буенча ТР Президенты Кубогы җиңүчесе 2006-2007 ― яшьләр арасында милли көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчесе 2009-2014 ― унике тапкыр Татарстан чемпионы. 2009 елда Татарстан чемпионатында, данлыклы көрәшчеләр Раил Нургалиев белән Ринат Хәйретдиновны отып, 80 кг авырлыкта батыр калган. 2012, 2014, 2015Альметьевские борцы курэш снова лучшие в Татарстане. Знамя труда, 18.02.2015 ― Муса Җәлил истәлегенә республика турниры җиңүчесе 2009, 2011, 2013, 2014, 2015Куреш в Казани. Мечты сбываются. Реальное время, 21.11.2015, 2017 Альметьевский борец стал чемпионом России по национальной борьбе корэш. KazanFirst, 13.12.2017 ― милли көрәш буенча Россия чемпионы Ике мәртәбә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган ярышларда җиңгән 2015 ― милли көрәш буенча дөнья чемпионыАлсу Гатауллина. Глава Альметьевского района встретился с победителями и призерами чемпионата мира по борьбе курэш. Татар-информ, 24.11.2015 2022 ― Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу Кубогына «Көрәш» буенча Бөтенроссия турниры (Яр Чаллы) ― 105 кг авырлыкта 1нче урынВ Набережных Челнах состоялся Всероссийский турнир по татарской борьбе «Көрәш» на Кубок 1100-летия принятия Ислама. «Дуслык», 29.03.2022

Күп кенә Сабантуйларда абсолют батыр калган, мәсәлән, Самар шәһәре Сабан туенда ак төстәге «ВАЗ-2014» автомобиле белән бүләкләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2014 – милли көрәш буенча Россиянең спорт мастеры Приказ Министерства спорта РФ № 78-нг от 28.06.2015 «О присвоении спортивного звания "Мастер спорта России"» 2012 – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты

Гаилә хәле Өйләнгән, хатыны белән бер кыз, ике ул үстерәләр. Яраткан шөгыле – тауларда, урманда мотоциклда йөрү. Футбол уйный, Әлмәтнең «Медина» командасы составында (һөҗүмче) футбол буенча чемпионатларда катнашаБилалов Айвар — Медина — Альметьевск — Goalstream.

Искәрмәләр

Әдәбият Лилия Йосыпова. «Тәүге тапкыр 7 яшемдә чемпион калдым». Ирек мәйданы, 4.08.2022, № 30 (620), 10нчы бит.

Сылтамалар Билалов Айвар Ильясович. Альметьевская энциклопедия Айвар Билалов көрәшләре (видео) Чемпионат Татарстана по корэш 2017. 100 кг. Айвар Билалов (Әлмәт) – Илдар Хәмитов (Зәй). YouTube (видео, 18:00)

Моны да карагыз Салават Йосыпов

Төркем:Татар спортчылары Төркем:Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын тәмамлаучылар Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Русия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Россиянең спорт мастерлары