Тимур Саматов, Тимур Илгиз улы Саматов (1992 елның 4 апреле, РФ, ТР, Казан) – дәүләт эшлеклесе, Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министры (2022 елдан), Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары (2016-2022 елларда), икътисад фәннәре кандидатыЛуганск Халык Республикасы сәнәгать министры итеп Татарстаннан Тимур Саматов билгеләнде. Татар-информ, 20.08.2022.
Тәрҗемәи хәле 1992 елның 4 апрелендә Казанда туган. Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетын «сәүдә сәясәте һәм халыкара сәүдә» белгечлеге тәмамлаган (2015). Икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы 2013-2016 елларда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.
2016 елда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгеч-эксперты.
2016-2022 елларда – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарыСаматов Тимур Ильгизович. Министерство промышленности и торговли Республики Татарстан.
2022 елның августыннан – Луганск Халык Җөмһүрияте сәнәгать һәм сәүдә министрыТимур Саматов. Татцентр.руПасечник назначил замминистра из Татарстана главой минпромторга ЛНР. Бизнес-Онлайн, 20.08.2022.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2019 – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы 2020 – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы 2020 – Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте 2022 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте 2022 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― социаль-икътисади үсешкә һәм нәтиҗәле хезмәткә зур өлеш керткәне өчен Миңнеханов Луганскига эшкә күчкән Саматовны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Татар-информ, 29.08.2022 Искәрмәләр
Сылтамалар
Саматов Тимур Ильгизович. Официальный Татарстан
Моны да карагыз
Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Плеханов институтын тәмамлаучылар Төркем:Министрлар Төркем:Луганск Халык Җөмһүрияте министрлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр