Актаныш районы () — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы, аның төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район һәм административ-территориаль берәмлек. Мәркәзе — Актаныш авылы. 28 авыл җирлеге һәм 87 авылдан тора. 1930 елда барлыкка килә. 1963 елда ТАССР административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә район бетерелә, территориясе Минзәлә районына тапшырыла, ләкин 1965 елның 12 гыйнварында ук яңадан торгызыла . 2020 ел башына районда 29 384 кеше яши. Район халкын бары тик авыл халкы гына тәшкил итә . Район территориясендә 1995 елдан бирле Актаныш чыганагы эшләнә. Икътисадның нигезе — авыл хуҗалыгы. 2017 елдан 13 гектар мәйданлы «Актаныш» сәнәгать паркы эшли. Географиясе Урнашу Актаныш районы Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Төньякта район Удмуртиянең Каракүл районы белән, көньякта Башкортстанның Бакалы районы, көньяк-көнчыгышта Илеш районы, көнчыгышта Кызыл Кама районы белән; төньяк-көнбатышта, Чулман елгасы аша, — Татарстанның Әгерҗе районы, көнбатышта — Минзәлә районы, көньяк-көнбатышта Мөслим районы белән чиктәш. Территориясенең мәйданы — 2037,8 квадрат километр, шуның 1251,44 квадрат километры — авыл хуҗалыгы өчен бирелгән җирләр, 154,38 квадрат километр мәйданда урманнар урнашкан. Район төньяктан көньякка — 60, ә көнбатыштан көнчыгышка 48 километрга сузылган. Климат
Актаныш районы өчен уртача-континенталь климат хас. Җәй җылы, ә кыш исә уртача-салкын. Климат, нигездә, һава массаларының көнбатыш күчемнәре тәэсирендә формалаша. Атлантик океаннан күчүче җылы һәм дымлы һава массалары климатны йомшарта. Салкын һава Арктик бассейннан килә. Кыш көне еш кына уртача киңлекләрдәге салкын континенталь һава килеп керә. Җылы тропик һава көньяк-көнбатыштан, көньяктан, җәй көнне көньяк-көнчыгыштан килә. Рельеф Актаныш районы территориясендә бик күп санда инешләр, елгалар ага. Алар арасында Аурупада иң зурлардан саналган Чулман һәм Агыйдел дә бар. Районның өслеге дулкынсыман тигезлектән тора. Биеклекләрнең амплитудасы 60–235 м тирәсендә. Территориянең иң түбән нокталары Агыйдел һәм Чулман елгалары тугайларында урнашкан. Ә иң югары урыннар районнның көньяк өлешендә. Рельефның 235 м биеклектәге иң югары ноктасы Пучы авылыннан көньяктарак урнашкан. Файдалы казылмалар Актаныш районында файдалы казылмалар аз. Районның бер өлешендә нефть ятмалары, Агыйдел белән Кама тугайларында ком һәм гравий бар Территориальное планирование . Табигать Урманнар район территориясенең 6,79 % өлеше алып тора. Алар бердәм массив булып оешмаган, 50 аерым участоктан торалар. Ылыслы урманнар бик аз. Иң еш очраганнары — имән яки каен-усак урманнары. Куаклыклар күп. Дала чиясе үскән урыннар очрый. Район биләмәләренең биштән бер өлешен болыннар алып тора. Рәсми символлар
Актаныш районының рәсми символлары — флаг һәм герб. Ике символның да бизәк-сурәтләре бер үк. Байрактагы чыгып килүче кояш районның көнчыгышта урнашуын аңлата. Кояш — озын гомер, активлык, көч һәм эш сөючәнлек билгесе дә булып тора. Ике акчарлак һәм дулкынсыман сызык район аша үткән елгаларның әһәмиятле ролен сурәтли. Ак төс (көмеш төс) — чисталык, камиллек, тынычлык символы. Районның хуҗалык эшчәнлеге 12 башактан торган көлтә белдерә. 12 башак — ул 12 ай, киная белән еллык авыл хуҗалыгы циклы хакында әйтелә. Көлтә — уңдырышлылык, дуслык билгесе. Гербта шул ук символлар кабатлана. Районның рәсми символлары 2005 елның 10 декабрендә кабул ителә. Тарих Борынгы тарих Актаныш районы җирләрендә борынгы чорларда фин-угыр халыклары яшәгән. Бу турыда Такталачык, ЧиялекИванов В. Финно-угры на Южном Урале и в Приуралье // История татар с древнейших времён / в 7 томах. — Т. 1. — Казань, 2002. — С. 209., Татар Әҗбие, Семиостров, Ямалы, Мәсәде, Гәрәй, Илчебай, Ирмәш, Актаныш, Карач, Шәбез авыллары тирәсендә табылган бронза гасырының археологик мәгълүматлары сөйлиТатьяна Ютина. Исследования Дербёшкинского могильника в Актанышском районе Республики Татарстан // Журнал Finno-Ugrica №10. 2007. Россия империясе чоры Җирлектә Емельян Пугачев җитәкчелегендә баш күтәрү барышында һәм Ватандашлар сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләр башкарыла, җирлек халкы Теләкәй, Күчем һәм Акай җитәкләгән баш күтәрүләрдә катнаша. Казан ханлыгы Мәскәү дәүләтенә кушылгач, бу җирләр Казан приказының Минзәлә воеводалыгына буйсындырыла. 1708 елдан Казан губернасына, 1719 елдан Уфа провинциясенә, 1728 елдан Казан воеводасына, 1735 елдан — Башкорт комиссиясенә, 1744 елдан — Оренбург губернасына кертелә. 1781 елдан Уфа наместниклыгына буйсындырыла, 1796 елда кабат Оренбург губернасы составына күчә, 1865 елда Уфа губернасы Минзәлә өязенең бер өлеше була. ТАССР чоры
1920 елда Татарстан Республикасына кергән. Татарстан АССР эчендәге административ район рәвешендә 1930 елның 10 августында оештырыла, аңа Актаныш, Байсар, Такталачык, Өшәр (Семиостров), Иске Кормаш, Пучы һәм Әмәкәй волостьләре кертелә. Ул вакытта районга 53 авыл советы, 98 торак пункт кергән, аларда 54 813 кеше яшәгән (шуларның 52 474е — татар, 1494е — рус, 845е — башка милләт вәкилләре). 1935 елда бу административ берәмлек Актаныш һәм Калинин районнарына бүленә (соңгысының үзәге — Пучы авылы). 1940 елда район мәйданы — 1298 квадрат километр, ә саны — 41,9 мең кеше, авыл советлары саны — 27, торак пунктлар — 77 була. 1959 елда Калинин районы юк ителә, аның җирләре Актаныш һәм Мөслим районнарына бүлеп бирелә. Актаныш районы мәйданы 2044,5 квадрат километр тәшкил итә, ул 25 авыл советыннан һәм 129 торак пункттан тора. 1963 елның 1 февралендә район Минзәлә колхоз-совхоз территориаль-җитештерү идарәсенә буйсындырыла, ә 1965 елның 12 гыйнварында янәдән Актаныш районы итеп төзелә. Ул вакытта мәйданы 2019 квадрат километр тәшкил итә, халык саны 52,6 мең кеше була, 25 авыл советы һәм 112 торак пункт керә. Татарстан республикасы чоры 2006 елда Россиядәге муниципаль реформа барышында «Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге оештырыла. Хакимият Актаныш муниципаль районында хакимият муниципаль район башлыгы, муниципаль район советы (шурасы) һәм башкарма комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла. Гамәлдәге идарә тәртибе 2006 елгы муниципаль реформадан соң урнаштырыла. Мәхкәмә хакимияте район идарә системасыннан бәйсез.
Район башлыгы 2013–2017 елларда район башлыгы вазифасын Фаил Камаев башкарган. 2018―2022 елларда район башлыгы — Энгель Фәттахов. «Муниципаль берәмлек» статусын алганнан соң районнын беренче башлыгы Энгель Фәттахов була. 2022 елның 22 июненнән ― Ленар Зарипов, 21 июньдә район башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән, аңа кадәр ― ААҖ «Челтәр компаниясе» төзелә торган объектлар дирекциясен җитәкләүче, шулай ук Чаллы шәһәр советының IV чакырылыш депутаты Энҗе Габдуллина. Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов: «Мин өйрәнгән, өченче мәртәбә китәм инде эштән». Интертат, 22.06.2022. Муниципаль район советы Муниципаль район советы (шурасы) — Актаныш районының вәкиллекле җирле үзидарә органы. Ул район уставын кабул итә, район башлыгын сайлый, район бюджетын һәм аның үтәлеше хакында отчетны раслый, район үсеше программаларын һәм планнарын кабул итә; җирле референдумны игълан итә һәм үз мөмкинлекләре кысаларында башка төрле гамәлләр башкара. Совет эчендә биш даими комиссия эшли. Актаныш районы Советы рәисе — Энгель Фәттахов. Башкарма комитет Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетына берничә бүлек керәБашкарма комитет нигезләмәсе: инфраструктур үсеш бүлеге; опека һәм попечительлек бүлеге; архив бүлеге; мәгариф идарәсе; социаль һәм агарту бүлеге; яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге; гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге; икътисад бүлеге; мәгълүматлаштыру бүлеге. Башкарма комитет җитәкчесе — Илшат Габделхәев. Аның төрле юнәлешләр буенча дүрт урынбасары бар. Мәхкәмәләр Актаныш район суды гомуми юрисдикциясе федераль мәхкәмәләренең түбән дәрәҗәсенә карый. Моннан тыш ике «мировой» мәхкәмә эшчәнлек алып баралар. Административ бүленеш Актаныш районында 26 авыл җирлеге составындагы 86 торак пункт бар.
+№Авыл җирлегеИдарә үзәгеТорак пунктлар саныХалык саны1Аеш авыл җирлегеАеш авылы12Аккүз авыл җирлегеАккүз авылы63Актаныш авыл җирлегеАктаныш авылы14Актанышбаш авыл җирлегеАктанышбаш авылы45Әтәс авыл җирлегеӘтәс авылы66Иске Айман авыл җирлегеИске Айман авылы37Иске Байсар авыл җирлегеИске Байсар авылы48Иске Богады авыл җирлегеИске Богады авылы59Иске Кормаш авыл җирлегеИске Кормаш авылы510Иске Сәфәр авыл җирлегеИске Сәфәр авылы311Кәзкәй авыл җирлегеКәзкәй авылы212Киров авыл җирлегеКиров авылы213Күҗәкә авыл җирлегеКүҗәкә авылы414Мәсәде авыл җирлегеМәсәде авылы215Пучы авыл җирлегеПучы авылы216Такталачык авыл җирлегеТакталачык авылы217Татар Суыксу авыл җирлегеТатар Суыксу авылы618Татар Ямалы авыл җирлегеТатар Ямалы авылы319Теләкәй авыл җирлегеТеләкәй авылы220Түке авыл җирлегеТүке авылы321Уразай авыл җирлегеУразай авылы522Усы авыл җирлегеКачкын авылы223Чалманарат авыл җирлегеЧалманарат авылы524Чуракай авыл җирлегеЧуракай авылы225Югары Яхшый авыл җирлегеЮгары Яхшый авылы4 26Яңа Әлем авыл җирлегеЯңа Әлем авылы2 Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php2012201420162017 49 171 50 714 42 985 32 750 31 712 31 97131 74331 23230 83130 575 Милләтләр Милләт 1970Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (экономико-географический справочник). — Казань, 1994. 1979 1989 2002 2010Национальный состав населения Республики Татарстан татарлар 93,5 % 95,2 % 96,4 % 96,7 % 96,9 % марилар ? ? 2,0 % 1,7 % 1,6 % руслар 4,3 % 2,1 % 0,6 % 0,6 % 0,6 % 2010 елгы җанисәп мәгълүматы буенча, Актаныш районында 31971 кеше яшәгән. Шуның 30989 (96,9 процент) — татарлар. Халык саны буенча икенче урында чирмешләр (1,6 процент). Руслар халыкның 0,6 процентын тәшкил итә. Актаныш районында 108 башкорт бар, бу исә гомуми халык санының якынча 0,3 процент өлешен алып тора. Шулай ук бу республиканың марилар саны буенча икенче урында торган бердәнбер районы. Икътисад Сәнәгать Районның ташкүмер системасы катламнарында берничә вак нефть чыганагы, шул исәптән 1960нчы елда ачылган Актаныш нефть яткылыгы ачыкланган. 1995нче елда Азнакай нефте эшли башлый. 2009нче елдан башлап нефть чыгару белән «Татарстанның Кече нефть компаниясе» шөгыльләнә. Бу тармак өчен төзелеш һәм төзелеш материаллары һәм эшләнмәләр җитештерү өлкәсендә төп оешмаларның берсе булып «Газстройсервис» тора. Сәнәгать күбесенчә районның төп икътисади эшчәнлеге булган авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтә. Компанияләр, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм техниканы ремонтлау белән мәшгуль. Биредә 2020 елга түбәндәге эре предприятиеләр эшли: «Актаныш икмәк комбинаты», «Агрокөч» филиалы — «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе», «Актанышагропромснаб», «Актаныш агрегат заводы» ЯАҖ , «Актаныш-хлеб» ҖЧҖ, «Мехотряд» ҖЧҖ , Актаныш кирпече, «Актаныш сөт комбинаты», «Актанышурман». 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында гына да 2,6 миллиард сумлык урында җитештергән товар төяп җибәрелгән, ә 2013 ел мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә товарлар суммасы 1,4 миллиард сум булган. Район территориясендә 2017 елдан бирле 13 гектар мәйданлы «Актаныш» сәнәгать паркы эшли. Аның 2020 елга ул 8 процентка тулган. Авыл хуҗалыгы Авыл хуҗалыгы җирләре 1251,44 квадрат километр мәйданны били. Бу өлкәдә 15 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм ике: «Әнәк» һәм «Актаныш» агрофирмасы, шулай ук 67 фермер хуҗалыгы эшли. Авыл хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлеше — ашлыкчылык-терлекчелек. Терлекчелекнең төп тармагы — ит-сөт терлекчелеге. Районда сабан бодае, көзге арыш, арпа, солы, борчак игәләр, бәрәңге, кукуруз үстерәләр. 2020 елда Актаныш районы көндәге сөт җитештерү буенча (178 тонна) Татарстанда бишенче урында тора. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Актаныш районы Татарстан Республикасы районнары рейтингында 3 нче урынны били. 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 1,2 миллиард сум тәшкил иткән (2013 ел өчен бу күрсәткеч 2 миллиард сумнан артык булган). Инвестицион потенциал