Эш теле (шулай ук эш башкару теле, процессуаль тел) — төрле мохитләрдә (илләрдә) мәгънәсе аерыла торган социолингвистика термины.
Халыкара рәсми протокол һәм халыкара оешмалар теле
Киң мәгънәдә, эш теле — халыкара очрашу, конференция, конгресс, симпозиум, семинар, форум һ.б. дәвамында коммуникация (аралашу), корреспонденция, мәгълүмат белән танышу һәм башка бәйле мәсьәләләрне хәл итү теле. Мәсәлән, БМОның (Генераль Ассамблея, БМО Иминлек Шурасы һәм БМО Икътисади һәм иҗтимагый шурасында кулланылган) рәсми эш телләре буларак гарәп, инглиз, испан, кытай, француз һәм рус телләре хезмәт итә; алман теле махсус эш башкару теле статуска ия; БМО Секретариатының эш телләре ике — инглизчә һәм французча. Рус теле Россия, БДБ илләре, өлешчә Балтыйк буе илләре, ШОС форумнарында эш теле буларак кулланыла. Күпчелек халыкара оешмалар үз бүлекчәләре өчен эш телен билгели. Берәр дәүләтнең рәсми теле аның территориясендә де-факто яки де-юре кулланылган эш телләреннән аерыла ала.
Күпчелек халыкара оешмаларда кебек үк, Европа Берлеге оешмаларында да эш теле буларак инглиз теленә өстенлек бирү тренды күзәтелә.Corriere della Sera — Lingua morta, identità negata
Төрле милләт вәкилләре эшләгән такымнарның (икътисад секторларының) эшләү теле
Таррак мәгънәдә, эш теле — кешеләр эш мохитендә кулланылган тел. Казакъстан, Кыргызстан һәм Канада кебек илләрдә эш теле төшенчәсе икътисади актив халык үз эш урынында кулланган тел(ләр)не аңлата.Международны фонд защиты свободы слова «Адил Соз» Канадада һәр ел эчендә уздырылган җанисәпләрендә эш теле турындагы сорау шәхеснең беренчел һәм мирас телләре турындагы сораулардан соң бара.
Шулай ук карагыз Рәсми тел Региональ тел
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Социолингвистика Төркем:Тел сәясәте