Сәвер йолдызлыгы ( әҫ-ҫәвр — «үгез»Сәвер — апрель ае; үгез. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 514.; шулай ук Үгезбозау йолдызлыгы; ) — Орионнан төньяк-көнбатышта, Җәүза һәм Хәмәл йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы.
Өлкәр һәм Гиадалар Сәвердә ике йолдызлар сибелгән тупланышы — Өлкәр һәм Гиадалар урнашалар.
Өлкәр (M45) тупланышы 410 яктылык елы ераклыкта урнаша. Якынча 1000 хисапка алган йолдызны эченә ала (күпләр кабатлы йолдызлар булалар). Барысы тупланышка 3000 йолдыз чамасы керә. Тупланышта кайнар күк йолдызлар күпчелек тәшкил итәләр, аларның 6–7 (иң күбесе 14) гади күз белән күренергә була. Тупланыш йолдызларының гомуми массасы 800 Кояш массасына чамасы тиңдәш.
Гиадалар (C41) тупланышы 150 яктылык елы ераклыкта урнаша. Аның эченә 132 9 нче дәрәҗә зурлыктагы йолдыз һәм 259 моннан тоныграк йолдыз керә. Тупланышның иң якты йолдызлары Сәвернең иң якты йолдызы — Әлдәбәран белән «V» хәрефкә охшашлы фигураны тәшкил итәләр. Әлдабаран үзе тупланышка керми.
Йолдызлар Сәвер α — Әлдәбәран ( әд-дәбәран — «иярүче», «Гиадалар артыннан иярүче» күздә тотыла, шулай ук йолдызны Үгезнең Күзе () дип атаганнар; ), +0,87 йолдызча зурлыктагы кызгылт-сары йолдыз. Яктылык буенча күк йөзендә 14 нче урында тора. Үзенең иптәше — кызыл кәрлә йолдыз белән 68 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Сәвер β — Әлнәтых ( ән-нәтх — «чик», «мөгезләрнең чиге» күздә тотыла), +1,65 йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Сәвер η — Алкиона (), Гиадаларның +2,85 йолдызча зурлыктагы иң якты катлаулы йолдыз. Йолдыз системасына дүрт +2,87/+6,3/+8,3/+8,7 зурлыктагы әгъзасы керә. Аларны кечкенә генә телескоп аша күренеп була.
Сәвер ζ — «Көньяк мөгезнең очындагы йолдыз», +2,97 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән 417 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Тарих һәм исемнәр left|250px|thumb|Сәвер йолдызлыгының нөҗүм харитасы. 1825 ел Борынгы греклар карашлары буенча Сәвер йолдызлыгы — бу Аурупаны урлап Крит утравына алып китү өчен ак үгезгә әверелгән Зевс. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы сүзене гарәп теленә «сәвер» сүзе белән тәрҗемә иткәнЗвездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 182.. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, йолдызлыкларның гарәп исемнәре кулландыФәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» дип, гарәби исемнәр кулланалар... Шиһабетдин Мәрдҗәни. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. . Советлар чорыннан башлап төрки-татар Үгезбозау йолдызлыгы исеме да куллана.
Искәрмәләр
Төркем:Йолдызлыклар