Үлчәү йолдызлыгы ( әл-мизан — «үлчәү»; шулай ук Үлчәү йолдызлыгы; бор. төрк. Ülgü (~өлге),https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover ) — Гакрәп һәм Сөмбелә йолдызлыклары арасындагы зодиак йолдызлыгы. Гади күз белән күреп булган 83 йолдызны эченә ала. Йолдызлыкның 4 нче дәрәжә зурлыктан яктырак 5 йолдызы гына булуына карамастан, бу иң күренекле зодиак йолдызлыкларыннан берсе. Кояш бу йолдызлыкта 31 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары апрель–май айларында. Тулысынча Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.
Әүвәл йолдызлыкның йолдызлары Гакрәп йолдызлыгына кергәннәр. Аерым йолдызлык буларак антик гадәткә шактый соң, безнең чорга кадәр II гасырда керә.
Йолдызлар Йолдызлыкның иң якты йолдызлары турыпочмаклыкны тәшкил итәләр.
Үлчәү α — Зөбәнел-Җәнүби ( — «көньяк кыскыч»), күренүчән икеләтә йолдыз, аның әгъзалары +5,15 һәм +2,75 йолдызча зурлык белән ялтырыйлар.
Үлчәү β — Зөбәнел-Шимали ( — «төньяк кыскыч»).
Үлчәү γ — Зөбәнел-Гакрәп ( — «чаян кыскычы»).
Үлчәү δ — үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы 4,8 дән 6,0 га кадәр 2,3 тәүлек периодлы үзгәрә.
Үлчәү σ — үзгәрмә йолдыз.
Үлчәү α һәм β үлчәүнең «көянтә»се, ә γ һәм σ — «табаклар»ы булып торалар. Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Йолдызлыклар