сэр Александр Дуглас-Хьюм (, 1903 елның 2 июле — 1995 елның 9 октябре) — Шотландия аристократы, Бөекбритания премьер-министры (1963—1964), консерватор. Фамилиясе яңгырашы инглиз орфоэпиясе кагыйдәләренә туры килми.

Итон көллиятен һәм Оксфорд университетының Christ Church көллиятен тәмамлый. Яшьлегендә крикет уены белән профессиональ дәрәҗәдә катнаша.

1934 елда парламентка сайлана. 1960—1963 һәм 1970—1974 — Бөекбритания Тышкы эшләр министры.

Дуглас-Хьюм — соңгы аристократлардан чыккан премьер-министр. Шулай ук ул монарх (Елизавета II) сайлаган соңгы премьер-министр. Премьерлык вакыты кыска булган.

Сылтамалар Prime Ministers in the Post-War world: Alec Douglas-Home

Төркем:Бөекбритания премьер-министрлары Төркем:Бөекбританиянең Консерватив фиркасе әгъзалары Төркем:XX гасыр сәясәтчеләре