Зәкия Туешева исемендәге театраль премия () ― театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен Татарстанның кече театрлары хезмәткәрләренә бирелә торган премия. Татарстанда Зәкия Туешева исемендәге яңа театраль премия гамәлгә куелды. БТК

Бөек Ватан сугышында катнашучы, Әлмәт театрының 1951-1976 еллардагы актрисасы, 1966-1974 еллардагы куючы-режиссёры, 1990-1996 еллардагы баш режиссёры, Татарстан АССР халык артисты (1969), Әлмәт шәһәренең шәрәфле гражданины (1993) Зәкия Хафиз кызы Туешеваның (1919―2018) исемен мәңгеләштерү йөзеннән булдырылган. ТУИШЕВА Закия Хафизовна. Альметьевская энциклопедия ТУЕШЕВА ЗАКИЯ ХАФИЗОВНА (1919г.р.) Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан

Тарих

2022 елда Әлмәт татар драма театры инициативасы белән, үзенең күренекле режиссерының исемен мәңгеләштерү йөзеннән гамәлгә куела.

Премия, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына таянып, Әлмәттәге (423461, Төзүчеләр пр., 57) «СМП-Нефтегаз» нефть-газ компаниясе акционерлык җәмгыятенең (Фоат Комаров, Олег Шабалин Олег Шабалин. smpneftegaz.ru) финанс ярдәме белән гамәлгә куелган.

Статус Зәкия Туешева исемендәге премия театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә.

Театр премиясенә Татарстанның кече шәһәр дәүләт театрлары (Әлмәт театры, Минзәлә театры, Түбән Кама театры, Әтнә театры, Бөгелмә театры, Буа театры) хезмәткәрләре дәгъва итә ала.

Гаризалар шулай ук республиканың халык театрларыннан кабул ителә.

Премия комиссия тарафыннан сайлап алынган өч лауреатка «Тантана» республика театр премиясе кысаларында тапшырыла. Өч лауреатның берсе халык театры вәкиле булачак.

Гомуми премиаль фонд – 300 мең сум, һәр премиянең күләме 100 мең сум тәшкил итә. Бер премия ― кече шәһәр дәүләт театрлары арасыннан дәгъвачыга, икенчесе үзешчән театр коллективлары арасыннан дәгъвачыга тапшырыла, өченче премия Әлмәт театры өчен бүленә.

Жюри карары белән бер номинация буенча, тигез өлешләргә бүленеп, ике дәгъвачыга премия тапшырылырга мөмкин. Зәкия Туишева исемендәге яңа театраль премиягә гаризалар кабул итү дәвам итә. Татар-информ, 25.12.2022

Премия лауреатлары Лауреатлар ЕлБүләкләнүчеНоминация Һөнәре. Вазифасы. Бүләкләнү сәбәбе 2022Рәзилә Муллинакече театр актерыМинзәлә татар дәүләт драма театрыЛәйсән Заһидуллинакече театр актеры (Әлмәт театры)Әлмәт татар драма театрыРузилә Мөхәммәтова. Әлмәт театры Зәкия Туешева премиясе лауреатларын игълан итте. Татар-информ, 27.03.2023 бирелмәгәнхалык театры актеры 2024Рәис Галиевкече театр актерыТуфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрыРузилә Мөхәммәтова. Зәкия Туешева премиясе быел Буа театры сәхнәсеннән тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024 бирелмәгәнкече театр актеры (Әлмәт театры)бирелмәгәнхалык театры актеры 2025Гөлүсә Батталовакече театр вәкилеӘтнә театры директор урынбасары, шагыйрәРузилә Мөхәммәтова. «Тантана» театр премиясе: «Моңар биргән, моңар бүлгән, моңар бирми калдырган...». Интертат, 03.04.2025 Раушания Фәйзуллинакече театр актеры (Әлмәт театры)Әлмәт татар драма театры актрисасыбирелмәгәнхалык театры актеры 2026Гүзәл Шәмәрдановакече театр вәкилеӘлмәт татар драма театры Гөлнара Кәшиповакече театр актеры (Әлмәт театры)Әлмәт татар драма театры актрисасыЗемфира Мөхәммәтшинахалык театры актеры Апас театры «Тантана» премиясенең лауреатлары исемнәре билгеле. Шәһри Казан, 27.03.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар

В Татарстане учреждена новая театральная премия имени Закии Туешевой. almetteatr.ru Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанда Зәкия Туешева исемендәге яңа театраль премия гамәлгә куелды. Татар-информ, 14.11.2022

Моны да карагыз

Төркем:Татарстан премияләре Төркем:Сәнгать өлкәсендә премияләр Төркем:2022 елда барлыкка килгән бүләкләр Төркем:Зәкия Туешева