Әсхәт Хисмәтов — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты (2003 ел). Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты (2023). Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары билгеле булды - исемлек. Татар-информ, 15.02.2023
Тормыш юлы Әсхәт Хисмәтов 1952 елның 1 гыйнварында Әлки районы Түбән Әлки авылында дөньяга килә. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Эчке йомшаклыгы белән аерылып торган төрле характердагы рольләрдә уйный. Җырлау сәләте бар.
Әсхәт Хисмәтов — Татарстанның халык артисты.
Рольләре
Булат — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин) Ильяс — «Казан сөлгесе» (К. Тинчурин) Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш) Марат — «Туй алдыннан» (Х. Вахит) Гөлүс — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И. Юзеев) Иван — «Бирнәсез кыз» (А. Островский) Денис Иванович — «Җимерелгән бәхет» (А. Островский) Хәсән — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю .Сафиуллин) Хәлим — «Миңлекамал» (М. Әмир) Ташчәйнәр — «Ахырзаман» (Ч. Айтматов)һ.б.
Шәхси тормышы Беренче хатыны ― Нурания, 1978 елда өйләнешкәннәр, 1987 елда йөрәк белән проблемалар аркасында вакытыннан алда вафат булган. Беренче никахыннан кызлары Гүзәлия белән Гөлшат Казанда яшиләр. Икенче хатыны ― Рәшидә, театр училищесын тәмамлаган, курчак театрында эшләгән, Камал театрында гример булып эшли, 1989 елда өйләнешкәннәр. Балалары: улы Булат (баянчы), Илсөяр (КФУ тәмамлаган). Искәрмәләр
Чыганаклар Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияте, Казан, 2005 ел
Сылтамалар
Әсхәт Хисмәт токмачлы ашны бернигә алыштырмый Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры рәсми сайты «Татарстан» ДТРК — Әсхәт Хисмәтов турында фильм
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча артистлар Төркем:ТАССР атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Илһам Шакиров премиясе лауреатлары