Марат Яруллин — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче популяр татар җырчысы һәм музыкант, Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2026).
Биографиясе Марат Максут улы Яруллин Кызыл Октяб районының Актук авылында туа. Ул мәшһүр Рәшит Ваһаповның авылдашы. Әтисе — авыл мәдәният йорты җитәкчесе Максут Мәнсур улы Яруллин. Әнисе Рафия Җәфәр кызы — укытучы. Абыйсы Ринат — билгеле музыкант, баянчы, апасы Гөлнара — режиссер.Наш Максут Яруллин. Редакция газеты «Туган як».
2010—2015 елларда Мәскәү дәүләт мәдәният институтының актерлар-режиссерлар һәм театраль режиссерлар факультетларында укый. Уку вакытында «Стейдж Интертеймент» продюсерлык агентлыгы белән хезмәттәшлек итә башлый. Башкалада куелган төрле мюзикллларда катнаша.
2014 елда үткән Татар моңы телевизион конкурсы лауреаты була.Гала-концерт VI международного конкурса «Татар моны» прошел в Казани. Шул вакыйга аны татар эстрадасына авыштыра. Ул җырчы карьерасын башларга була. 2017 елда беренче соло альбомын чыгара. Түбәншәһәр өлкәсендә авылларда концертлар бирә башлый. Мәскәүдә беренче концертын уңышлы узгач, башка төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда гастроль эшчәнлеген башлый.
Музыкаль клиплардан гайре Марат Яруллин командасы белән кыскаметражлы фильмнар төшерә. Беренчесе — «Ал гөлләрем» җырына багышлап төшерелгән фильм. Вакыйгалар авылда (Актукта) һәм Мәскәүдә бара. Фильм көлкеле диалогларга һәм профессиональ оператор алымнарына бай. Җыр үзе татар телендә яңгыраса да, геройларның диалоглары сергач сөйләшендә алып барыла.
Икенче фильм — 20 минутлык «Әллә язмыш, әллә ялгыш», «Ирония судьбы» кинокомедиясенә пародия буларак төшерелә. Сценарий авторы А. Шакиров, режиссеры М.Мәхмүтов. Фильм премьерасы 2024 елның 1 гыйнварына туры китерелә.
Дискография Кемнәр сине шулай сагыныр, 2018 ел. Сагынырсың, 2021 ел. Ал гөлләрем, 2021 ел Минем серем, 2022 ел.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 ― Башкортстан Республикасының атказанган артисты Марат Яруллинга мактаулы исем бирелде. Интертат, 20.02.2026 2026 ― Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе Марат Яруллин Мәдәният министрлыгы тарафыннан бүләкләнгән. Интертат, 24.05.2026 Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Кызыл Октябрь районында туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр