Роза Әхмәдиева, Роза Шәйхәйдәр кызы Әхмәдиева (Роза Шайхайдаровна Ахмадиева; 1979 елның 13 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Октябрьск) ― Казан дәүләт мәдәният институты ректоры (2020 елның февраленнән), педагогика фәннәре докторы (2012), профессор (2013). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2016). Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы рәисе урынбасары. Состав Совета ректоров вузов Республики Татарстан
Тәрҗемәи хәле 1979 елның 13 августында Башкортстан АССР Октябрьск шәһәрендә туган. 1994-1998 елларда Октябрьск музыка училищесында укыган. 1998 елда Октябрьск музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга керә. 2003 елда конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча РФ хөкүмәте Грантын яулый һәм стажировка узу өчен Франциягә һәм Бельгиягә озын (3 ай) командировкага җибәрелә, анда халыкара фәнни форумда катнаша.
Хезмәт юлы 2003 елда «Хор коллективы җитәкчесе, укытучы, халык сәнгать иҗаты методисты» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, югары һөнәри белем ала һәм татар музыкасы кафедрасы ассистенты, аннары өлкән укытучы, соңрак доцент вазифаларында хезмәт эшчәнлеген башлый.Ахмадиева Роза Шайхайдаровна. Татцентр.ру
2004 елда Социаль-мәдәни эшчәнлек факультеты (хәзер Социаль-мәдәни технологияләр һәм интеллектуаль системалар факультеты) деканы урынбасары итеп билгеләнә.
2005 елдан башлап бер үк вакытта Россия мәгариф академиясе Идел буе бүлегенең «Балаларның тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт учреждениесендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшли башлый.
2006 елда «Заманча гаиләнең педагогик функцияләрен оптимальләштерү ресурсы буларак этномәдәни традицияләр» () темасына кандидатлык диссертациясен яклый (фәнни җитәкчесе Дилбәр Вәлиевна Шәмсетдинова). Экспертиза диссертации Ахмадиевой Розы Шайхайдаровны. Диссернет
2008 елдан хәзерге вакытка кадәр «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесен җитәкли. Директор Ахмадиева Роза Шайхайдаровна. Государственное бюджетное учреждение "Научный центр безопасности жизнедеятельности"
2011 елда «Булачак педагог компетенциясе буларак юлларда тормыш иминлеген формалаштыру» () темасына докторлык диссертациясен яклый (фәнни консультантлары медицина фәннәре докторы Искәндәр Шамил улы Мөхәммәтҗанов һәм академик Гүзәл Вәли кызы Мөхәммәтҗанова). Татьяна Завалишина, Нурия Фатхуллина. Роза Ахмадиева: «Наши студенты – такие патриоты, что изъявили желание поехать защищать Родину». Бизнес-Онлайн, 22.11.2022
Берьюлы «Социаль белем бирү академиясе» югары һөнәри белем бирү шәхси белем бирү учреждениесенең педагогика һәм педагогик психология кафедрасында профессор вазифасында эшли.
2015 елдан 2018 елга кадәр – Казан дәүләт мәдәният институтында уку эше буенча проректор.
2018 елның декабреннән 2020 елның февраленә кадәр – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазифаларын башкаручы.
2020 елның февраленнән – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры. Ахмадиева Роза Шайхайдаровна. «Реальное время»
Фәнни кызыксынулар өлкәсе Өзлексез һөнәри белем бирү системасында тормыш иминлеге өлкәсендә компетенция формалаштыру буенча белгечләр әзерләүне психологик-педагогик тәэмин итү проблемасы. Россиянең әйдәп баручы педагогик басмаларында 130 фәнни хезмәте, шул исәптән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Югары аттестация комиссиясе тарафыннан басылуга тәкъдим ителгән басмаларда мәкаләләре һәм Scopus халыкара электрон базасына кертелгән чит ил басмаларында 2 мәкаләсе бар. Ректор Ахмадиева Роза Шайхайдаровна. kazgik.ru
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2008 – Казан шәһәре югары уку йортлары арасындагы конкурс нәтиҗәләре буенча «Югары уку йортының иң яхшы яшь укытучысы» исеменә лаек була. 2016 – Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе 2019 – РФ Фән һәм югары белем министрлыгының Рәхмәте 2022 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) – мәдәният өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә һәм нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеккә зур өлеш керткән өчен Признаие заслуг. «Республика Татарстан», 22.04.2022 2025 – Бөтенроссия «Белем.Лектор» (Знание.Лектор) конкурсының (Россия «Знание» җәмгыяте) дүртенче сезоны җиңүчесе. Үзенең мәгариф контентын алга җибәрү өчен 250 мең сум алганТри представительницы Республики Татарстан стали победителями Всероссийского конкурса Знание.Лектор. Официальный telegram-канал Министерства образования и науки Республики Татарстан, 6.02.2025 2026 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале — югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә аерым өлеш кертү, нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлек һәм актив иҗтимагый эшчәнлек өченМәдәният институты ректоры «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Татар-информ, 8.10.2026 Указ Раиса РТ № 816 от 6.10.2026 Искәрмәләр
Сылтамалар
Ректор Ахмадиева Роза Шайхайдаровна. kazgik.ru
Моны да карагыз
Төркем:Октябрьски музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Ректорлар Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр