Иридий (, Ir) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 9 төркем элементы. Тәртип номеры - 77. Иридий — бик каты, көмөшсу-ак төстәге агалтын төркеме металлы, авыр эри, күчүчән. Тыгызлыгы буенча осмий белән бер диярлекThe lattice parameters, densities and atomic volumes of the platinum metals. Crabtree, Robert H. Sterling Chem. Lab., Yale Univ., New Haven, CT, USA. Journal of the Less-Common Metals (1979), 64(1), стр. 7-9.). Хәтта 2000 °C температурада коррозияга ифрат чыдамлы. Җир токымнары арасында бик сирәк очрый, шуңа күрә Җиһан токымнары (метеорит) чыгышлы дип фаразлана.
Символы Иридий элементының символы — Ir (Иридий дип укыла).
Тарихы Иридийны 1803 елда инглиз химигы С Теннант Көньяк Америкадан китерелгән агалтын кушылмаларында осмий белән бер үк вакытта ача.
Исеменең килеп чыгышы Иридий ( — салават күпере) үзенең төрле төстәге тозлары аркасында шундый исем ала.
Табигатьтә табылуы Җир кабыгында иридий нисбәте бик аз (массасы буенча 10−7 %). Ул алтын һәм платинадан күпкә сирәгрәк очрый. Аның белән бергә осмий, родий,рений һәм рутений очрый. Иң әз таралган элементларга карай. Иридий еш кына метеоритларда табыла.
Иридий невьянскит, сысертскит, ауросмирид кебек минералларда очрый.
Ятмалар һәм җитештерү Осмийлы иридий нигездә перидотит серпентинит ятмаларында урнашкан була (КАР, Канада, Рәсәй, АКШ).
Елына Җир йөзендә җитештерелгән иридий (2009 елгы мәглүмат буенча) 3 тонна чамасы тәшкил итәЖурнал «Знания Сила» 7/2013. 2015 елда 7.8 тонна чыгарылган.
Иридий алуның төп чыганагы — бакыр-никель җитештергәндәге анод шламнары.
Физик үзенчәлекләре Иридий — авыр көмөшсу-ак металл, каты булуы аркасында механик эшкәртү кыен. Эрү температурасы — 2739 K (2466 °C), кайнаган чакта 4701 K (4428 °C). Электр каршылыгы — 5,3Ом·м (0 °C-та) һәм 2Ом·м (2300 °C очракта); сызыкча киңәюе коэффициенты — 6,5 град; нормаль сыгылмалылык модуле — 538 ГПа; 20 °С-та тыгызлыгы — 22,65 г/см3, сыек иридийныкы — 19,39 г/см3 (2466 °С). Тыгызлыгы буенча осмий белән чагыштырлык.
Изотоплы состав Табигатьтә иридий тотрыклы ике төр изотоп катышмаларында очрый: 191Ir (нисбәте 37,3 %) һәм 193Ir (62,7 %). Ясалма ысуллар белән масса саны 164-199 радиоактив изотоп, шулай ук күп төш изомерлары алынган. Ясалма192Ir таралу алган .
Химик үзенчәлекләре Иридий һава температурасында һәм җылытылганда тотырыклы. 1200 °C-тан артык булганда өлешчә IrO 3 рәвешендә буга әйләнә. Компакт иридий 100 °C температураһына кадәр бөтен билгеле кислоталар һәм аларның катышмалары белән реакцияга керми.
Куллану 2010 елда дөньяда иридий куллану 10,4 тонна тәшкил итә. Төп куллану даирәсе — монокристалл үстерү өчен корылмалар, аларда иридий тигель материаллары сыйфатында кулланыла. Шул максатта 2010 елда 6 тонна иридий тотылган. Якынча 1 тоннаны премиаль кабызу шәмнәре, химик корылмалар һәм химик катализаторлар җитештерүчеләр куллана.
Биологик әһәмияте Металл агулы түгел, әмма кайсыбер иридийлы берләшмәләр, мәсәлән, аның гексафториды (IrF6), бик агулы.
Әдәбият Иридий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 10-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Сылтамалар Иридий//Большая российская энциклопедия
Искәрмәләр
Төркем:Химик элементлар