Пшемысль (, , ) — Польшаның Карпат асты воеводалыгы составына керүче шәһәр. Халык саны — 65 000 кеше (2009).Ludność w gminach. Stan w dniu 31 marca 2011 r. - wyniki spisu ludności i mieszkań 2011 r.

География Шәһәр Польшаның көньяк-көнчыгышында, Сан елгасында, Украина белән чигеннән 12 километр көнбатышрак урнашкан.

Тарих Беренче тапкыр 981 елда телгә алына. Монгол-татар ябырылуыннан соң шәһәр Польшага күчә. Польшаны Россия, Австрия, Пруссия арасында бүлүдән соң Австро-Венгрия составына күчә. XIX гасырның икенче яртысында австриялылар тарафыннан биредә ныгытма төзелә. 1915 елда озак булган камалыштан соң ныгытма рус армиясе тарафыннан алына. Шуңа карамастан, берничә ай үткәч, австро-герман гаскәрләре Перемышльны кире кайтаралар.

1918—1939 елларда — Польша составында, 1939 елда ССРБ составына күчә. 1941 елның 22—27 июнендәге сугышлары нәтиҗәсендә шәһәр алман гаскәрләре тарафыннан алына. 1944 елның 27 июлендә Илбау-Сандомир операциясе нәтиҗәсендә шәһәрне 1-нче Украин фронты гаскәрләре азат итәләр.

1945 елда Польша составына кайтарыла.

Халык 192119312011 47 95351 00065 000 Милли состав 2002 елдагы милли состав: поляклар – 97,2 %; украиннар – 1,3 %; башкалар – 1,5 %. Галерея

Кардәш шәһәрләр Падерборн, Алмания Илбау, Украина Каменец-Подольский, Украина Мостиска, Украина Трускавец, Украина Эгер, Маҗарстан Гуменне, Словакия Көньяк Кестевен округы, Бөекбритания Искәрмәләр

Төркем:Карпат асты воеводалыгы шәһәрләре