Олег, (Олег Күрәзә, Олег // Этимологический словарь русского языка = Russisches etymologisches Wörterbuch : в 4 т. / авт.-сост. М. Фасмер ; пер. с нем. и доп. чл.‑кор. АН СССР О. Н. Трубачёва, под ред. и с предисл. проф. Б. А. Ларина [т. I]. — Изд. 2-е, стер. — М. : Прогресс, 1986—1987., 912 елда вафат булган) — 879 елдан Новгород җире хакиме һәм 882 елдан Киев кенәзе.

Рюрик үлгәч, Новгород җирләре өстеннән хакимлек алган, аның кечкенә улы Игорьның регенты булган. Олег Киевны басып алган һәм башкаласын шунда күчергән. Шулай итеп ул көнчыгыш славяннарның ике төп үзәген берләштергән.

«Вакыт еллары повесте» елъязмасында аның Күрәзә кушаматы китереләОлег // Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона. — 2-е изд., вновь перераб. и значит. доп. Т. 1-2. — СПб., 1907—1909.. Новгород елъязмасында борынгырак елъязма җыентыгы фрагментлары сакланган (аңа «вакыт еллары повесте» дә нигезләнә), әмма X гасыр вакыйгалары буенча хронологиядә төгәлсезлекләр бар.

Чыгыш Елъязмаларда Олег биографиясенең ике версиясе бар: традицион («Вакыт еллары повесте»нда) һәм Новгородның Беренче елъязмасы буенча. «Вакыт еллары повесте» буенча, Олег Рюрикның ырудашы (кабиләдәше) булган. В. Н. Татищев Иоаким елъязмасына сылтама белән аны Рюрикның хатыны абыйсы дип саный, аны Ефанда дип атый. Олегның төгәл чыгышы «Вакыт еллары повесте»ндә күрсәтелми. Аның шәхесенә бәйле риваятьләр шулай ук Одда Орвар турында ярыммифик скандинав сагасында сакланган. Бу Скандинавиядә кенәзнең киң танылуын күрсәтә.

879 елда Рюрик үлгәч, Олег Новгородта Рюрикның кечкенә улы Игорьның опекуны буларак кенәзлек итә башлаган. Әмма, археология мәгълүматлары буенча, Новгород IX гасырда әле булмаганМурашёва В. В. Эпоха формирования Древнерусского государства (IX—Х вв.) // Меч и златник: К 1150-летию зарождения Древнерусского государства: Каталог выставки. — М.: Кучкино поле, 2012. — С. 38., ләкин янәшәдә шәһәрчек булган.

Беренче Рюриковичлар

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз Песнь о вещем Олеге

Төркем:Киев кенәзләре Төркем:Новгород кенәзләре *