Городище () — Пенза өлкәсендә урнашкан шәһәр, Городище районының административ үзәге.

Халык саны — 8 102 кеше.

География Городище Юлау елгасы (Сыры кушылдыгы) өстендә, Пензадан 48 километр көнбатыштарак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Чаадаевка (22 километр ераклыкта). Шәһәр аша М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе) магистрале бара.

Тарих XI—XIII гасырларда Городище урынында Идел буе Болгар дәүләтенең ныгытмасы урнашкан (Юлово шәһәрлеге).

Городище 1681 елда Сызрань-Вәзьма засека сызыгы составындагы крепость буларак нигезләнә.

1780 елда шәһәр статусын ала һәм Пенза губернасы (1797—1801 елларда Сарытау губернасы) Городище өязе үзәге булып торган.

1856 елда Городищеда 2 чиркәү, 698 йорт һәм 15 лавка (кибет) булган.

1928 елдан — Городище районы үзәге.

Халык 1795 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1864 1897 1926 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010 1 812 3 951 3 316 3 965 4 934 6 440 5 258 6 298 7 072 7 926 8 281 8 102

Милли состав (2002): руслар — 87,0%, мордва — 5,4%, татарлар — 4,2%, украиннар — 1,0%.

Икътисад Агач эшкәртү, кирпеч заводлары.

Танылган шәхесләр Константин Сергиевский (1914-1994), Казан төгәл машиналар төзү заводы директоры, Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Моны да карагыз Юлово шәһәрлеге

Искәрмәләр

Төркем:Пенза өлкәсе район үзәкләре Төркем:Пенза өлкәсе шәһәрләре