Христос-Йолучы һәйкәле () - мәшһүр Христос сыны, Корковада тау түбәсендә Рио-де-Жанейро шәһәрендә урнаша.
Рио-де-Жанейро һәм Бразилия символы. Дөньяның яңа җиде могъҗизасы исемлегенә кертелгән.
Сын биеклеге - 38 м, куллар арадагы киңлеге - 8 м, авырлыгы - 1145 тонна.
Бразилия бәйсезлеге йөзьеллыгына төзелгән. Сын төзелеше 1922-1931 елларда сузыла.
1931 елның 12 октябрендә ачылган.
Бразилия инженеры Эйтор да Силва Кошта проекты буенча төзелгән.
Сылтамалар Сын шәкеле 3D model for use in Google Earth
Төркем:Бразилия һәйкәлләре