Каракошлар () — ерткыч кошларның карчыга кошлар семьялыгының бер ыругы.
75–88 см зурлыгындагы эре ерткыч кошлар. Койрыклары чагыштырмача кыска, канаталары киң, канат колачы 2,5 м га җитә. Шүре сөякләре бармакларына кадәр каурый белән капланган. Евразиядә, Африкада, Төньяк Америкада таралганнар, тундрадан алып чүлләргә кадәр яшиләр. Ояларын җирдә, агачларда һәм кыя ташлар арасында ясыйлар. Умырткалы хайваннар белән тукланалар. Татарстанда 5 төре очрый.
Классификация Карчыгасыман каракош (Aquila fasciata) Кече каракош (Aquila pennata) Австралия кече каракошы (Aquila morphnoides) Һиндстан карчыгасыман каракош (Aquila kienerii) Бөркет (Aquila chrysaetos) Каракош (Aquila heliaca) Испания каракошы (Aquila adalberti) (Aquila rapax) Дала каракошы (Aquila nipalensis) Зур тавышлы каракош (Aquila clanga) Кече тавышлы каракош (Aquila pomarina) (Aquila hastata) Африка кара каракошы (Aquila verreauxii) Малуку каракошы (Aquila gurneyi) Көмеш каракош (Aquila wahlbergi) Чөй койрыклы каракош (Aquila audax)