Краснода́р крае́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты, Көньяк федераль округы составына керә.

Край үзәге – Краснодар шәһәре.

География Географиик урынлашу Край Россия көньягында, Төньяк Кавказының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Ростов өлкәсе, Ставрополь крае, Карачай-Чиркәс Республикасы, Адыг Республикасы һәм тулысынча танылмаган Абхазия белән чиктәш. Диңгез аша Кырым Җөмһүрияте белән чиктәш.

Край төньяк-көнбатыштан Азак диңгезе белән, төньяк-көнбатыштан Кара диңгез белән юыла. Край территориясе төньяктан көньякка 327 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 360 километрга сузылган. Чикләр озынлыгы — 1540 км, яр буе сызыгының озынлыгы — 750 км, мәйданы 75 485 км² тәшкил итә. Сәгать поясы

Краснодар крае халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез. Рельеф Кубань елгасы крайны ике өлешенә бүлә: тигезле төньяк (Кубань-Азов буе түбәнлеге, территориясенең 2/3 өлеше), һәм таулы һәм тау алдындагы көньяк өлешенә (территориясенең 1/3 өлеше). Иң биек ноктасы — Цахвоа тавы (3345 м). Климат Климат күбесенчә уртача континеталь, Кара диңгез буенда (Анападан Туапсега алып) — ярымкоры Урта диңгездәге климаты, Туапседан төньяграк — субторпик климаты.

Гыйнварның урта температурасы — -5…+6 °С, июльнең урта температурасы — +22…+24 °С. Тарих Краснодар крае 1937 елның 13 сентябрендә Азак-Кара диңгез крае составыннан аерылып чыгару юлы белән барлыкка килгән.Постановление ЦИК СССР от 13.09.1937 "О разделении Азово-Черноморского края на Краснодарский край и Ростовскую область"

1991 елдан край составыннан Адыг автономияле өлкәсе чыгарыла һәм Адыг республикасына үзгәртеп корыла.Закон РСФСР от 3 июля 1991 г. "О преобразовании Адыгейской автономной области в Советскую Социалистическую Республику Адыгея в составе РСФСР" Халык Халык саны буенча Краснодар крае Мәскәү һәм Питырбурдан генә артта кала. 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 20103 477 8094 124 1634 410 3314 680 5605 125 2215 226 647 Милли состав Милләт 2002, мең кеше (%)2010, мең кеше Всероссийская перепись населения 2010 года, Приложение 7: Национальный состав населения по субъектам Российской Федерациируслар 4436,3 (86,6 %) 4522,9 (88,3 %)әрмәннәр 274,6 (5,4 %) 281,7 (5,5 %)украиннар 131,8 (2,6 %) 83,7 (1,6 %) Эре шәһәрләр

Административ бүленеш Шәһәр округлары I. Краснодар II. Новороссийск III. Геленҗик IV. Горячий Ключ V. Сочи VI. Армавир VII. Анапа

Районнар Абинск районы Апшеронск районы Белая Глина районы Белореченск районы Брюховецкая районы Выселки районы Гулькевичи районы Динская районы Ейск районы Кавказ районы  Калининская районы Каневская районы Кореновск районы Кызыл Армия районы Крыловская районы Крымск районы Курганинск районы Кущёвская районы Лабинск районы Ленинградская районы Мостовской районы Новокубанск районы Новопокровская районы Отрадненская районы Павловская районы Приморско-Ахтарск районы Северская районы Славянск районы Староминская районы Тбилисская районы Темрюк районы Тимашёвск районы Тихорецк районы Туапсе районы Успенское районы Усть-Лабинск районы Щербиновская районы

Танылган шәхесләр Людмила Марченко (1940-1997) - кино һәм театр артисты.

Искәрмәләр

*