Ришат Фазлыйәхмәтов, Ришат Нур улы Фазлыйәхмәтов (1989 елның 15 феврале, СССР, РСФСР, Мари АССР, Бәрәңге районы, Мазарбашы) ― татар эстрадасы җырчысы, «БАРС-РЕКОРДС» ҖЧҖ вокал башкаручысы. Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе иясе (2023). Татарстан Республикасының атказанган артисты (2026).
Тәрҗемәи хәле 1989 елның 15 февралендә Мари АССР Бәрәңге районы Мазарбашы авылында туган. Әтисе Нур (2012 елда вафат) инженер-механик булып, әнисе Луиза (2014 елда вафат) аш-су остасы булып эшләгән. Бертуганнары Рифат (2006 елда вафат), Ринат, Рүзәл.
Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (укытучылары – Римма Ибраһимова, Кирам Сатиев). Икенче курстан Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлый башлаган. «Барс Медиа»га күчкән. Шул чорда «Ак шомырт та, ак сирин» (Р. Габделганиев көе hәм сүзләре) җыры Ришат Фазлиахметов - Ак шомырт та ак сирин. Текст песни белән тамашачыга таныла. 2018 елда «Барс Медиа» компаниясе белән килешү тәмамлану сәбәпле, үзенең концерт төркемен булдырган. Гөлнара Җәлилова. Ришат Фазлыйәхмәтов: «Ә мин Фирзәр атлы буласы идем». Шәһри Казан, 20.09.2019 Ришат Фазлыйәхмәтов: миңа продюсер, администратор, инвестор кирәк. Шәһри Чаллы. 6.02.2019
Танылган җырлары Ак шомырт та, ак сирень Әле ярый, син очрадың Сәлам әйтегезче, кошкайлар Син кирәк Әткәй Яшәтәсе килә әниләрне һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 ― «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе Ришат Фазлыйәхмәтов: «Котлаулар кабул итәм...» Интертат, 30.04.2023 Ришат Фазлыйәхмәтов "Мәдәнияттәге казанышлар өчен" күкрәк билгесе белән буләкләнгән. Татарская эстрада ВКонтакте 2026 — Татарстан Республикасының атказанган артисты — музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Указ Раиса РТ № 799 от 30.09.2026 Гаилә хәле Беренче никахы Гөлназдан улы Искәндәр. Ришат Фазлыйәхмәтовның улына 1 миллион сум бурычы җыелган. Интертат Икенче никахы Эльмира (Тәтишкә). Ришат Фазлыйәхмәтов инстачыларга: «Минем Эльмирамда сезнең эшегез юк». Интертат, 16.06.2020
Искәрмәләр
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган артистлары