Иске Байсар авыл җирлегенә керүче Чиялек белән бутамагыз

Чиялек () — Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Айман авыл җирлеге составындагы торак пункт (авыл). Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International География Чиялек Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 275 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 47 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Татарстан Республикасының Актаныш районында, район үзәге Актаныштан 54 (58) км көньяк-көнбатыштарак, Ык елгасының уң кушылдыгы Мөшеге елгасы бассейнында, Мөслим районы белән чиктә урнашкан (Татар Мөшегесенә кадәр турыдан 3,6 км). Пучыдан (турыга) – 6 км, Иске Айманнан – 6 км ераклыкта. Тарих 1928 елда Татарстан АССР Чаллы кантоны Пучы волостена караучы Колын авылыннан күченгән 64 гаилә урман янында яңа торак пунктка нигез салган. Урманда шомырт һәм язын ап-ак чәчәккә күмелгән, җәй көне кып-кызыл булган чия куаклары күп булганга, авылга «Чиялек» исеме бирелгән. Тирә-якта шул ук исемдәге берничә авыл булганга, Иске Байсар янындагысын Җылан Чиялеге дип, ә колхозын «Кызыл Чиялек» дип атаганнар. Яңа башка чыгучылар беренче эш итеп, мәчет торгызалар. 1930-еллар ахырында динне кысу сәясәтенә бәйле, мәчет ябылып, бинасы мәктәп итеп калдырылган.Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 420нче бит. 1931 елда крестьян хуҗалыклары «Чиялек» күмәк хуҗалыгына берләшәләр. 1938―1939 елларда авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен, күмәк хуҗалык Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә () катнашып, мотоцикл һәм су башнясы белән бүләкләнгән. Су башнясын Камбаркадан барып алып, кое казып утыртканнар. Бөек Ватан сугышына авылның 62 кешесе (шул исәптән, колхоз рәисе Локман Госманов, аны алыштырган укытучы Гыйният Локманов) алынган, 36 сы фронтларда һәлак булган. Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү чорында «Чиялек» күмәк хуҗалыгын «Октябрь» колхозы белән кушалар, кабат аералар. Хәзерге вакыттта авыл «Әнәк» агрофирмасына карый.Аняково. Татарская энциклопедия TATARICA Авылда уку яшендәге балаларның саны аз булу сәбәпле, мәктәп 1986 елда ябыла, 2001 елда кабат ачыла. 1969 елда авылга югары көчәнешле электр линиясе килеп җиткән. 1980-еллар ахырында авыл йортлары электр белән җылылытыла башлый. Демография Халык саны19491958196519701979198319891987200220102862102752711918669706942 Төп милләтләр: татарлар. 1965 елда авылда ― 54 йорт, 1983 елда ― 34, 1993 елда 32 йорт исәпләнгән. 2010 елда 25 йортта 42 кеше яши.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 26 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.

Шәхесләр Мөсәет Газетдин улы Кашапов (1927―1996), балта остасы, сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены , медальләр белән бүләкләнгән. Бәһелүл Мансур улы Мансуров (1914―1993), банк кассиры, агент, сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Зөлфирә Мәхдүм кызы Ханова (Хәмитова, 1950), клуб мөдире, авыл советы рәисе, китапханәче, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984). Фирдәвис Мәхдүм улы Хәмитов (1946), 1990―2007 елларда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры, Татарстанның атказанган укытучысы. Искәрмәләр

Әдәбият Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 420нче бит. Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Төркем:Актаныш районы торак пунктлары