Галиәсгар Зиннәт улы Фәтхуллин (1948 елның 21 октябре, ССРБ, Ташкәнт) — документаль (1999 елдан) һәм уен киносы режиссеры. Үзбәк ССРның атказанган артисты (1979). Кино-театрда. Рум. Советские режиссеры. Алиаскар Фатхуллин.
Биографиясе Галиәсгар Фәтхуллин 1948 елның 21 октябрендә Ташкәнт шәһәрендә туган. Әтисе Үзбәкстанның халык язучысы Зиннәт Равил улы Фәтхуллин (1903—1988). Абыйсы Дилшат Фәтхуллин, танылган кинооператор, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе.
1972 елда Ташкент дәүләт консерваториясен (пианист), 1984 елда режиссерлар һәм сценаристларның ике еллык югары курсларын (Эмиль Лотяну остаханәсе) тәмамлый.
1970 елдан «Ялла» төркеме музыканты, 1976 елдан «Наво» ансамбленең сәнгать җитәкчесе.
1984 елдан «Үзбәкфильм» киностудиясендә эшли.
2000 елда «ALFAT-STUDIO» киностудиясенә нигез сала. Фирма озак вакыт каткан хәлдә була, 2003 елда «Үзбәкстан татарлары» проектын башлап җибәрү белән генә торгызыла. Алга таба, «Үзбәккино» агентлыгы ярдәме белән, берничә документаль фильм проектлары тормышка ашырыла.
Гаиләсе Өйләнгән, ике баласы, 4 оныгы бар. Хатыны Назарова Наталья — балет артисты, уллары — Рубен һәм Тимур Татары в Узбекистане. Имена и судьбы. Алиаскар Фатхуллин. Газета Даракчи № 13 (1025) от 30 марта 2017.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча режиссёрлар Төркем:ССРБ режиссёрлары Төркем:Үзбәкстан CCРның атказанган артистлары Төркем:Әлифба буенча драматурглар Төркем:Ташкәнт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Үзбәкстан режиссёрлары Төркем:Татар җырчылары