Либертариан партия () — Американың уң либераль сәяси партиясе. 1971 елның 11 декабрендә Дэвид Нолан инициативасы буенча оештырыла. «АКШның өченчел партияләре» арасыннан иң зурысы.
Тарихы Либертариан партия булдыруга этәргеч булып АКШның 37нче президенты Ричард Никсонның 1971 елның 15 августындагы чыгышы торган, анда яңа икътисади сәясәтнең башлануы, шул исәптән беренчедән, бәяләрне һәм хезмәт хакларын катыру, икенчедән, алтын стандартыннан баш тарту игълан ителә. Бу барысы да Америка дәүләтенә нигез салучылар идеясыннан бик ерак була, шуңа күрә 1971 елның 11 декабрендә Дэвид Нолан активистлар төркеме (Джон Хосперс, Джон Дин, Теодор Натан) һәм «Яшь америкалылар азатлык өчен» хәрәкәте вәкилләре белән (ингл. Young Americans for Freedom) АКШның Либертариан партиясенә нигез сала.
Ballot Access News бюллетенендә әйтелгәнчә, соңгы 8 елда либертарианнар үзләренең теркәлгән тарафдарлары санын шактый арттыра алганнар, АКШның милли партияләре арасында бишенче урыннан өченче урынга күтәрелгәннәр. Әгәр 2008 елның октябрендә партиянең 240 328 яклаучысы булса (0,24 % теркәлгән сайлаучылар саны), 2012 елның октябрендә либертарианнар буларак 330 811 кеше (0,31 %) теркәлгән, ә 2016 елның февралендә 411 250 кешегә (0,40 %) җиткән. 2012 елда партия вәкилләре 138 вазифа биләгән. 2020 елның апрелендә партиягә Мичиганнан конгрессмен Джастин Амаш керә.
Сәяси позициясе Сәясәттә либертариан идеология нигезендә: ирекле базар икътисады, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре, ирекле халыкара сәүдә, тынычлык һәм башка илләр эшенә катнашмау өчен чыгыш ясый. Икътисад ягыннан республика партиясенә иң якыны.
Президент сайлауларында катнашу
ЕлПрезидентлыкка кандидатВице-президентлыкка кандидатАлынган тавышларСайлаучыларның проценты1972Джон ХосперсТони Натан3674<0,011976Роджер МакбрайдДэвид Бергланд172 5530,211980Эд КларкДэвид Кох921 1281,061984Дэвид БергландДжим Льюис228 1110,251988Рон ПолАндре Мэрроу431 7500,471992Андре МэрроуНэнси Лорд290 0870,281996Гарри БраунДжо Джоргенсен485 7590,502000Гарри БраунАртур Оливер384 4310,362004Майкл БаднарикРичард Кампанья397 2650,322008Роберт БаррУэйн Рут523 6860,402012Гэри ДжонсонДжеймс П. Грей1 275 8210,992016Гэри ДжонсонУильям Уэлд2020Джо ДжоргенсенСпайк Коэн1 865 8581,18
Искәрмәләр
Сылтамалар
АКШның Либертариан партиясе сайты (.)
Төркем:Әлифба буенча сәяси фиркаләр Төркем:АКШ сәяси фиркаләре