Гыйззәтулла Рәхмәтуллин, Гыйззәтулла Гафиятулла улы Рәхмәтуллин (, 1881―1930) ― саха халкының милли каһарманы, 1920―1930 еллардагы саха халкының азатлык өчен көрәш әйдаманнарының берсе, саха халкы тарихында таш күтәрү һәм хапсагай көрәшендә тиңдәшсез батырЯкутиядә Гыйззәтулла Рәхмәтуллин-Боссоойкога истәлек тактасы ачтылар. Татар-информ, 23.06. 2022.
Тәрҗемәи хәле Туган көне төгәл билгеле түгел, туган елы дип 1881 яки 1883 елны санарга мөмкин Национальный архив РС(Я) Поселённый список по 1-му Мельжахсинском наслеге Амгинскому улусу. Якутск өлкәсенең (1922 елдан Якут АССР) Беренче Мэлдьэхси Дэбини нәселеннән. Мегин улусына күчеп килгәннәр. Әтисе Гафиятулла бу якларга административ сөргенгә сөрелгән булган. Аны сахалар хөрмәт иткән, «Тулла татар» дип атаган. Гафиятулланың гаиләсе җиде кешедән торган: хатыны белән үзе, кызы, өч улы, шулай ук оныгы (кызының улы). Уллары бик озын буйлы булган. Улы Гыйззәтулланы, ике метр озынлыктагы буе һәм көчле булганы өчен, сахалар Зур (большой) – «Боссоойко» дип атаганнар Рахматуллин Гизатулла-эллэ Туллович – Боссоойко.
Рәхмәтуллиннарны Беренче Мэлдьэхси наслегы халкы җылы кабул итә. Сахаларның наслег җыенында аларның мөстәкыйль яшәве өчен шартлар тудырырга карар итәләр. Алар бу гаилә өчен яңа балаган (традицион якут торагы, нык итеп корылган агач тирмә) төзегәннәр, бозаулары белән ике сыер, йөк ташу өчен үгез, биш пот чәчү орлыгы, кышка печән әзерләү өчен ялан бүлеп биргәннәр. Гафиятулланың 1890-еллар ахырында хакимияттән туган иленә кайтырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүе документларда сакланган, әмма үтенечнең нәтиҗәсе билгесез калган.
Гафиятулланың кызы һәм уллары, үсеп җиткәч, үз гаиләләрен булдыралар. Гыйззәтулла Хатынг-арын наслегыннан Латыйфа исемле мөселман кызына өйләнә. Терлекчелек һәм ат үрчетү, бер үк вакытта игенчелек белән дә шөгыльләнә. Гыйззәтулла һәм Латыйфаның өч кызы һәм ике улы булган.
Борынгы заманда якутлар физик көчне хөрмәт иткәннәр. Һәр улуста, һәр наслегта көчле кешеләр булган. Алар авыр әйберләрне (ташларны) күтәрүдә ярышканнар. Г. Рәхмәтуллин–Боссоойко тарихка дөньядагы иң көчле кеше буларак кереп кала.
1914―1918 елларда патша армиясе сафларында хезмәт итә һәм Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, анда үзенең сирәк очрый торган табигый физик көчен күрсәтә.
1921―1922 елларда кушыла, шулай ук якут фетнәчеләре сафларына керә. Саха республикасының суверенитетын яклаган конфедералист җитәкләгән каршылык хәрәкәтендә катнаша.
«Пепеляевщина» дип аталган Якутия явында катнашмаган. Әмма 1924―1925 елларда катнаша һәм амнистияләнә. Кызыл командир Иван Строд белән сөйләшүләрдән соң, фетнәчеләр өйләренә кайталар һәм тайгага яшеренәләр, анда аларны ике елдан соң табалар.
1927 елда «шөрепләрне бору» сәясәте башлана, аның нәтиҗәсендә бер ел эчендә баш күтәрүнең элеккеге җитәкчеләре репрессияләнә, күпләре соңыннан җәзалап үтерелә.
1930 елда ОГПУ хезмәткәрләре Гыйззәтулланың үзен һәм гаиләсен ерткычларча үтергәннәр.
Хәтер 1997 елда Якутскиның «Бичик» нәшриятында саха шагыйре һәм язучысы Василий Васильевич Скрябин–Идэлгинең (1943―2007) гражданнар сугышыннан соң булган канлы тарихка багышланган «Боссоойкону эhии» документаль повесте басылганВасилий Cкрябин - Идэлги. Писатели Якутии Автор, шаһитларның истәлекләренә нигезләнеп, 1930 елда булган фаҗигале вакыйганы тасвирлый, ул вакыйга бөтен халыкны тетрәндергән Боссоойкону эһии: документальнай сэһэн. Электронная библиотека Национальной библиотеки РС(Я) 2015 елда язучы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин Гыйззәтулла Рәхмәтуллин турында «Боссоойко» хикәясен язган. Хикәяне русчага Наил Ишмухаметов, саха теленә Данил Макеев тәрҗемә иткән БОССООЙКО (Кэпсээн). Эдэрсаас Хикәя «Чолбон» журналында һәм «Саха сирэ» газетасында якут телендә, республикада нәшер ителә торган «Полярная звезда» журналында рус телендә басылып чыккан. 2022 елның 23 июнендә Саха (Якутия) Республикасының Мегин-Кангалас улусы Мэлдьэхси авылы янында истәлек тактасы ачылган.
Искәрмәләр
Сылтамалар Рахматуллин Гизатулла-эллэ Туллович – Боссоойко Төркем:Россия ватандашлар сугышында катнашучылар Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары