«Егет сүзе. Асфальтта кан» () — 1980 еллар ахырында Казанның яшьләр җинаятьчел төркемнәре турында Россия криминаль сериалы, режиссер Жора Крыжовников тарафыннан Роберт Гәрәевнең «Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970—2010-х» («Егет сүзе. 1970—2010 еллардагы криминаль Татарстан») китабы нигезендә төшерелгән. Анда төп рольләрне Леон Кемстач, Рузил Миңнекәев, Иван Янковский, Анастасия Красовская, Анна Пересильд уйный.

Сериалны Toomuch Production кинокомпаниясе «НМГ Студия» белән берлектә Интернетта үсеш институты ярдәме белән онлайн-кинотеатр Start заказы буенча төшерә. Премьера 2023 елның 9 ноябрендә Wink һәм Start онлайн-кинотеатрларында башлана.

Сюжеты 1980 еллар ахырында, СССРда үзгәртеп-корулар бара һәм Советлар Союзы чоры ахырына якынлаша, тормыш тотрыксызлана. 1980 еллар шәһәр урамнарына азатлык, шулай ук җинаятьчелек дулкыннарын китерә. Кайбер яшьләр урамда тәрбияләнә башлый, ә кайберләренә бу күз алдына да килмәгән чынбарлыкта үз урыннарын табу авырлаша.

Төп герой, ундүрт яшьлек Андрей, әнисе һәм биш яшьлек сеңлесе белән яши. Ул музыка мәктәбендә укый һәм еш кына урам яшьләре белән очраша. Үзен яклар өчен, Андрей әлеге яшүсмерләрнең берсе Марат белән дуслаша. Марат аңа урам тормышына кереп китәргә ярдәм итә. Яшьләр төркемнәре һәр җир өчен көрәшә, алар үз хокукларын яклый, хәтта законнарны һәм вәгъдәләрне боза. Алар өчен мөһим булган бердәнбер нәрсә — бу аларның көч куллануга һәм олылар дөньясының куркуларына каршы торучы дусларына бирелгән антлары була.

Шул ук вакытта Андрей белән милициянең яшь хезмәткәре Иринаның мөнәсәбәтләре тарихы да яктыртыла.

Рольләрдә

Саундтрек Исполнитель / музыкаТрекSolovyova, Ziborov«Котылу»XloersLonelinessLunacyАИГЕЛ«Пыяла»«Альянс»«На заре»Виктор Цой, «Кино»«Перемен»Вилли Токарев«В шумном балагане»Владимир Кузьмин«Только ты и я»Егор Летов«Зоопарк»Игорь Тальков«Летний дождь»«Комбинация»«Не забывай»«Мираж»«Новый герой»«Снова вместе»«Солнечное лето»«Я не шучу»Стас Намин, «Цветы»«Богатырская сила»Юрий Шатунов, «Ласковый май»«Розовый вечер»«Седая ночь»

Релиз Сериалның тиз арада чыгуы турында беренче мәгълүмат 2023 елның августында тизер чыккач билеле була. Җитештерү белән Интернетны үстерү институты ярдәме белән TOOMUCH Production һәм «НМГ Студия» кинокомпанияләре шөгыльләнгән.

Шоу сигез серияны үз эченә ала, аларны 2023 елның 9 ноябрендә Wink һәм Start онлайн-кинотеатрларында күрсәтә башлыйлар.

«Егет сүзе» 2023 елның «Яңа сезон» фестиваленең «Иң көтелгән сериал» номинациясендә җиңә.

2023 елның декабрендә сериалның титрларында яңгыраган, Аигел төркеменең шул ук исемдәге 2020 елда чыккан альбомыннан "Пыяла" трегы Shazam дөнья чартында беренче урынны яулый. Shazamнан тыш, трек Россия, Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан, Латвия, Эстония һәм Украинада «Яндекс Музыка», VK, Apple Music, шулай ук Россия, Казахстан һәм Белоруссиядә Spotify-да беренче урыннарны яулый. Матбугат моны Аигел төркеменең Россиядә концертларын гамәлдән чыгару һәм аның әгъзаларының Россиядән эмиграциясе белән бәйле рәвештә сериал титрларыннан чыгарылуы белән бәйли, һәм билгесез җырның авторыны белергә теләгән тамашачылар трекларны тавыш буенча билгели торган Shazam сервисына массакүләм мөрәҗәгать итә.Группа «Аигел» возглавила топ мирового чарта Shazam.«Вымарали из титров сериала»: как мир «шазамит» татарское техно от дуэта «Аигел»АИГЕЛ — В титрах не значится — Звуки. Ру

Тәнкыйть 2023 елның 1 декабрендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә сериалны тәнкыйтьли, мондый фильмнар Россия җитәкчелеге һәм төбәк хакимиятләре сәясәтенә туры килми, дип белдерә.Рөстәм Миңнеханов «Слово пацана» турында: Мондый фильмнар безнең сәясәткә туры килми.Минниханов о «Слове пацана»: Такие фильмы не соответствуют нашей политике.

Татарстан Республикасы балалар омбудсмены Ирина Волынец сериалны тыюны сорап, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роскомнадзорга) мөрәҗәгать иткән.«Это насаждение преступной идеологии и чернуха»: Волынец просит запретить «Слово пацана».Ирина Волынец обратилась в Роскомнадзор с просьбой проверить сериал «Слово пацана».

Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов сериалның үзенә түгел, ә аны ничек тәкъдим итүләренә игътибар бирергә, аерым көчләрнең сериалны ничек кулланырга тырышуларын гына аңларга кирәк, дип белдергән.Прокурор РТ о «Слове пацана»: Отдельные силы пытаются использовать его в своих интересах.Прокурор Татарстана о сериале «Слово пацана»: «Отдельные силы пытаются использовать его в своих интересах».

Украина ММЧ хәбәрләре буенча, сериал Украин аудиториясе арасында билгеле бер популярлык яулый. Бу, үз чиратында, сугыш вакытында Россия контентын куллануның кабул ителүе дөреслеге турында актив фикер алышуларга сәбәп була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Страница сериала в видеосервисе Wink Вышел сериал «Слово пацана» о молодёжных бандах времен распада СССР // Лента.ру, 10 ноября 2023

Төркем:Россия телесериаллары Төркем:2023 елда чыга башлаган сериаллар Төркем:Җинаятьчел төркемнәр турында фильмнар