2024 елда Гөрҗистан президентын сайлаулар () ― Гөрҗистанда чираттагы президент сайлаулары, илнең сайлау законнары нигезендә, 2024 елның кыш айларында узачак дип көтелә. Әлеге сайлаулар 1991 елда Гөрҗистан бәйсезлеген игълан иткәннән соң тугызынчы президент сайлаулары булачак. Президент 5 елга сайлана.

2017 елда президент вәкаләтләрен кыскартучы Конституция нигезендә, 2018 елда узган сайлаулар соңгы турыдан-туры Президент сайлаулары булган. Һәм инде бу сайлауларда Сайлаучылар коллегиясенең 300 әгъзасы тавыш бирәчәк, аларның яртысы парламент депутатларыннан һәм шул ук санда төбәк делегатларыннан торачак.

Президент итеп илдә ким дигәндә 15 ел яшәгән 40 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк Гөрҗистан гражданы сайлана ала («сайлауларга кадәр соңгы өч елда илдә яшәү» таләбе гамәлдән чыгарылган).

Алтарих

Элекке президент Михаил Саакашвили (Берләшкән милли хәрәкәт, ) инициативасы белән башланып, «Грузия хыялы ― Демократик Грузия» () хакимияте вакытында дәвам ителгән төрле конституцион реформалар барышында ил Президенты вазыйфасы әкренләп вәкаләтләреннән мәхрүм ителә, нәтиҗәдә Гөрҗистан президент Республикасыннан парламент Республикасына әверелә Президент Гиорги Маргвелашвили 9 октябрьдә Конституциягә төзәтмә кертүгә вето салган, аны «халыкка каршы Конституция»"дип атаган. Парламент аның ветосын 13 октябрьдә гамәлдән чыгарган. Президентның башкарма вәкаләтләре премьер-министр файдасына шактый киметеләKey Points of Newly Adopted Constitution. Civil Georgia. 15 October 2010.. Соңгы Конституцион төзәтмәләр шулай ук Президентны турыдан-туры сайлауны гамәлдән чыгарган һәм аның биш еллык вазыйфада булу вакытын алты елга кадәр арттырган, шуңа күрә Президент сайлаулары гомуми сайлаулар белән бер елда үткәрелә.

2018 елда узган соңгы президент сайлауларында Гөрҗистанның элекке тышкы эшләр министры Саломе Зурабишвили (бәйсез кандидат, КО тарафыннан хупланган) тавыш бирүнең икенче турында 2008―2012 елларда илнең тышкы эшләр министры булган (ENM) җиңә. 2018 елның 16 декабрендә ул икенче срокка сайланмаган Гиорги Маргвелашвилины алмаштыра.

Сайлау тәртибе Гөрҗистанның сайлау законнары нигезендә, Президент сайлаулары октябрьдә даими рәвештә үткәрелергә тиеш. 2024 елның 26 октябренә билгеләнгән, шуңа күрә Президент сайлаулары яңа парламент оешканнан соң 45 көн эчендә ноябрь яки декабрьдә генә узачак. 40 яшькә җиткән һәм илдә ким дигәндә 15 ел яшәгән һәр грузин пассив сайлау хокукына ия. Президентлыкка кандидатны кимендә 30 сайлаучы тәкъдим итәргә тиеш.

300 әгъзадан тора. Алар арасында 150 парламент депутаты һәм Аҗария һәм Абхазияd |Q2914461}}Абхазия Автономияле Республикасы Грузиянең үзәк хөкүмәте контролендә түгел. Анда соңгы сайлаулар 1991 елда узган Автономияле Республикаларының Югары Советларының 21 әгъзасы бар. Калган 108 сайлаучы соңгы җирле сайлауларда партияләрнең җыйган тавыш өлеше буенча бүленә, шул ук вакытта төбәк пропорциясен саклау таләп ителә. Тавыш бирүнең беренче турында кимендә 180 тавыш җыя алган кандидат Президент итеп сайлана. Әгәр берәү дә бу кадәр тавыш җыя алмаса, беренче урыннарны алган ике кандидат арасында тавыш бирүнең икенче туры үткәрелә. Тавыш бирүнең икенче турында иң күп тавыш җыйган кандидат президент итеп сайлана; тупик хәл килеп чыкса, тавыш бирүнең беренче турында катнашучыларның тавышлары хәлиткеч әһәмияткә ия.

Кандидатлар Хәзерге президент Саломе Зурабишвили, аның элгәресе Гиорги Маргвелашвили кебек үк, икенче срокка сайланырга хокуклы.

2016 елда «Грузин хыялы» идарә итүче фиркәсеннән Грузия парламентына депутат итеп сайланган элекке футболчы Михаил Кавелашвили үз партиясе тарафыннан 2024 елның 14 декабрендә узачак сайлауларда Грузия Президенты постына тәкъдим ителгән. Нәтиҗә «Грузин хыялы – Демократик Грузия» идарә итүче партиясеннән үзен-үзе күрсәткән кандидат, парламентның элеккеге депутаты Михаил Кавелашвили Грузия Президенты итеп сайланган. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидат коллегия әгъзаларының 224 тавышын (алар барлыгы – 300) алган, бу кирәкле тавышлар санының өчтән ике өлештән артыгы дигән сүз. Тагын бер бюллетень гамәлдән чыгарылган. Грузиядә Президент сайлау беренче тапкыр гражданнарның турыдан-туры тавыш бирүе форматында түгел, ә сайлау коллегиясе утырышында үткән. Аның составының яртысын – 150 кеше – Грузия парламенты вәкилләре тәшкил итә, 109ы – җирле үзидарә органнары вәкилләре, 20се – Абхазия Югары Советы депутатлары, 21е - Аҗария Югары Советы депутатлары. Кавелашвили тавыш бирүгә чыгарылган бердәнбер кандидат иде Элеккеге футболчы Михаил Кавелашвили Грузия Президенты итеп сайланды. Татар-информ, 14.12.2024Дина Карпицкая. Итоги выборов в Грузии, последние новости на 14 декабря 2024 года: что известно о Михаиле Кавелашвили, что будет с Саломе Зурабишвили. KP.RU, 14.12.2024.

Искәрмәләр

Сылтамалар Wahlrecht Georgiens

Төркем:Гөрҗистан сәясәте Төркем:2024 ел сайлаулары