Ирек Фәттахов, Ирек Исхак улы Фәттахов (, 1989 ел, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Түбән Кама) ― җырчы (бас), Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, (2017 елдан), Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы укытучысы (2020 елдан). «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы (2016), Шаляпин исемендәге премия (2024) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1989 елда Түбән Камада туган. Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятен (2013, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре З. В. Шәрәфетдинова классы), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2018, Россиянең атказанган, Татарстан һәм Марий Элның халык артисты Г. Т. Ластовка классы) тәмамлаган. 2021 елда Казан консерваториясендә ассистентура-стажировка узган. Үзенең фәнни эшендә Татарстан композиторы Анатолий Луппов (1929―2022) иҗатын өйрәнәОльга Юхновская. Первыми лауреатами татарстанской премии имени Федора Шаляпина стали бас и тенор. «Вечерняя Казань», 14.02.2024.
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында: 2015 елдан (2нче курстан) стажер, 2017 елдан солист.
2020 елдан Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасында укытаФаттахов Ирек Исаакович. Казанская государственная консерватория имени Н.Г.Жиганова.
Репертуар Бартоло («Севилья чәчтарашы» Дж. Россини) ― Шаляпин репертуарыннан Бонза («Мадам Баттерфляй» Дж. Пуччини), Бибарс, Князь Серебряный («Сөембикә» Р. Әхиярова), Варлаам, Митюха, Пристав («Борис Годунов» М. Мусоргский) ― Шаляпин репертуарыннан Вавилон Югары («Набукко» Дж. Верди), Дулькамара («Мәхәббәт эчемлеге» Г. Доницетти), Газраил («Шагыйрь мәхәббәте» Р. Әхиярова), Ковалев («Җәлил» Н. Җиһанов), Коллен, Альциндор («Богема» Дж. Пуччини), Малюта Скуратов («Патша кәләше» Н. Римский-Корсаков), Нурабад («Энҗе эзләүчеләр» Ж. Бизе), Карт / Хикәятче («Алтын Казан» Э. Низамов), Ризничий («Тоска» Дж. Пуччини), Ротный («Евгений Онегин» П. Чайковский), Мисыр патшасы («Аида» Дж. Верди), Цунига («Кармен» Ж.Бизе), Граф Чепрано («Риголетто» Дж. Верди), Акыл ияләре («Турандот» Дж. Пуччини) Мирсәй Әмир («Кави-Сәрвәр» М. Хәйруллина) һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты («академик вокал» номинациясендә беренче премия, 2016) Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының «Тантана» театраль премиясе кысаларында махсус премиясе (2023)В день рождения Ф.И.Шаляпина состоялось вручение первой Республиканской премии имени Федора Шаляпина. Министерство культуры Республики Татарстан, 13.02.2024 2024 — Шаляпин премиясеРузилә Мөхәммәтова. Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды. Татар-информ, 13.02.2024
Шәхси тормышы Өйләнгән, хатыны – пианинода уйнаучы, ике бала тәрбиялиләр.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ирек Фәттахов. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Студия кунагы күп санлы конкурслар лауреаты Ирек Фәттахов. «Хәерле көн, Татарстан!» (7.11.23) Ирек Фаттахов. Кино-Театр.Ру
Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татар опера җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Шаляпин премиясе лауреатлары Төркем:Баслар Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары