Яңа Тура мәчете () ― 2024 елда Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново авыл җирлеге Яңа Тура авылында ачылган ислам гыйбадәтханәсе. Үзәкләшкән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы мөхтәсибәте карамагында. Яңа Тура мәчете ― Яшел Үзән мөхтәсибәтедәге 48нче мәчет 48-я в Зеленодольском районе!. Новости Зеленодольска ВКонтакте, 14.03.2024.
Тарих Яшел Үзән районы Осиново керүче Яңа Тура авылында мөселман гыйбадәтханәсен төзү инициаторы булып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Фәнис Йосыпов тора. Мәчет төзелеше өчен җир участогы 2017 елда ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды идарәсе рәисе Әсгать Сәфәров ярдәме белән бүлеп бирелгән.
Төзелеш эшләре 2020 елның сентябрендә башланган. 2022 елның 1 апрелендә манарага ярымай куелган. 2023 елның декабрендә төп төзелеш эшләре тәмамланган. Төзелешнең гомуми бәясе 55 млн. сум тәшкил иткән Прошло открытие новой мечети под Казанью. Исламская столица Telegram, 15.03.2024. Мәчетне төзү эшләре ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды (башкарма директоры Нурия Һашимова) контролендә булган. Төзелешкә үз акчаларын керткән меценатлар арасында Ислам икътисады һәм зәкәт темасына багышланган хезмәтләр авторы Гөлнара Ковешникова Кол Шәрифтә “Рамазан – изге эшләр, шәфкатьлелек, хәйриячелек һәм зәкәт ае”дигән очрашу уза. Татар-информ, 13.08.2009, Мәскәү бизнесмены Морат Солтанов һ. б. бар.
2024 елның 14 мартында, Рамазан аенда, яңа мәчет ачылу тантанасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Яшел Үзән районы башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев катнашканМинниханов открыл мечеть в Новой Туре – стройка обошлась в 55 миллионов. Бизнес-Онлайн, 14.03.2024.
Тасвирлама Мәчет манарасы керү юлы өстендә бастырылган өч катлы бинадан гыйбарәт, аның эчендә ир-атлар өчен ике намаз залы, антресоль катта хатын-кызлар өчен намаз уку урыны һәм балалар белән шөгыльләнү өчен бүлмә урнашкан. Бинаның фасады геометрик бизәк элементлары һәм традицион ислам рәсеме белән эшләнгән витраж тәрәзәләр белән бизәлгәнАлександра Давыдова. От уразы до Великого поста: как Минниханов открыл новую мечеть и зачем посетил монастырь. Татар-информ, 14.03.2024.
Бинаның гомуми мәйданы 328 кв.м тәшкил итә, 250 намаз укучыны сыйдыра. Мәчет янындагы аерым бинада тәһарәтханә (юыну бүлмәсе) һәм котельная урнашкан.
Яңа мәчет төзелеше Ислам дини үзәген булдыруга башлангыч булып тора. Алга таба мәчет һәм якындагы күл янындагы территорияне төзекләндерү (территориянең гомуми мәйданы 3 га), балалар мәйданчыгы, балалар бакчасы, мәдрәсә, спорт комплексы, никах үзәге, кунакханә-сәүдә комплексы, автомойка, парковка төзү, күл тирәсендәге яр буйларын төзекләндерү планлаштырыла.
Мәчетнең имам-хатыйбы Фәнис Йосыпов. Искәрмәләр
Сылтамалар В селе Новая Тура Зеленодольского района при участии Раиса и Муфтия Татарстана открылась новая мечеть. ДУМ РТ, 14.03.2024
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Яшел Үзән районы мәчетләре Төркем:2024 елда төзелгән мәчетләр