Альберт Нурмиев, Альберт Әнвәр улы Нурмиев (, 1973 ел, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск) ― Татарстанның нефть сәнәгате эшлеклесе, 2023 елдан В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» генераль директорының сәнәгать төзелеше буенча урынбасары.

Тәрҗемәи хәле 1973 елда Магнитогорск шәһәрендә туган. 1997 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын (КАИ) «машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеге Хезмәт юлын «Татнефть»тә башлаган: 2006 елдан – «Татнефть» нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсенең Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы () төзелеш проектын координацияләү бүлегенең I категорияле инженеры.

2010 елдан ― Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының (КНПиНХЗ) катнаш гидрокрекинг җайланмасын төзү проектын гамәлгә ашыру идарәсенең әйдәп баручы инженеры, 2011 елдан ― финанс-икътисад хезмәте җитәкчесе.

2012―2016 елларда ― «Татнефть» ГАҖ Төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсенең () финанс-икътисад хезмәте җитәкчесе, 2016―2017 елларда ― идарә башлыгы урынбасары.

2017 елда «Татнефть» УРПС башлыгы итеп билгеләнә.

2023 елдан ― В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» генераль директорының сәнәгать төзелеше буенча урынбасары Альберт Нурмиев назначен заместителем генерального директора «Татнефти» по промышленному строительству. ПАО «Татнефть»Замгендиректора «Татнефти» по промстроительству стал Альберт Нурмиев. ИА «Девон», 19.04.2023.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2019 ― РФ Президентының Мактау грамотасы ― хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өченПризнание заслуг. «Республика Татарстан», 19.12.2019 Нурмиев Альберт Анварович. Награды России, 16.12.2019 2021 ― «Ел җитәкчесе» республика конкурсының 2021 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчесе ― «кадрлар потенциалын актив үстергән өчен» номинациясендәРустам Минниханов: Конкурс «Руководитель года» - это хорошая возможность поблагодарить трудовые коллективы и их руководителей за вклад в экономику Татарстана. Министерство промышленности и торговли Республики Татарстан, 28.12.2021Людмила Филиппова. «Не только профессионализм, но и душу вкладываем». «Нефтяные вести», № 20 (2918), 18.05.2022, стр.4Церемония награждения лауреатов Республиканского общественного конкурса «Руководитель года-2021». Ассоциация предприятий и промышленников Республики Татарстан, 28.12.2021 2024 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар» өчен орденыПутин Татарстаннан биш кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. Татар-информ, 03.04.2024

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары