«Ипекәй» ― 2021 елда Казанның Татарстан китап нәшриятында татар телендә нәшер ителгән әдәби-нәфис басма. Тарих Айзирәк Гәрәева-Акчураның әлеге китабына әдәби-документаль бәяннары, хикәяләре, очерклары тупланды.
Әсәрләрдә бүгенге заман геройларының каршылыклы хис-кичерешләре, татар мөһажирләренең кызыклы, гыйбрәтле тормышы тасвирлана. Авторның максаты - татарларның гамәлле халык икәнен күрсәтү һәм укучыларга читтә яшәгән милләттәшләребезгә кагылышлы кызыклы мәгълүматларны җиткерү.
Чыганаклар Ипекәй: бәяннар, хикәяләр, очерклар/ Айзирәк Гәрәева-Акчура. - Татар. кит. нәшр., 2021. - 351 б.