«Нәсыйха» мәчете () ― Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Нәсыйха» мәхәлләсе карамагында.
Прокопьевск шәһәрендә (1931 елда нигез салынган) 177 819 кеше яшәгән (2021), татарлар 7 412 (2010) кеше тәшкил итәПрокопьевск. татарыкузбасса.рф.
Тарих Мөселманнар (татарлар һәм башкортлар) 1920-елларда Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгәннәр, кемдер үз теләге белән, кемдер мәҗбүри рәвештә күчерелгән. 1946–1949 елларда шәһәрдә мәчет эшләгән.
Мөселманнарның икенче күченү дулкыны 1950―1960 елларга туры килә. Алар, нигездә, төрле уку йортларыннан юнәлтү буенча хезмәт практикасына килгән яшьләр, гаилә төзегәннәр, торак алганнар һәм Прокопьевскида яшәп калганнар.
Прокопьевск шәһәре мөселманнарының дини җәмгыяте тарихы 1994 елда инициатив төркем шәһәрнең Зенковский микрорайонында «Рамазан» мәхәлләсен булдырганнан соң башланаМечеть Насыха. kuzbassvera360.ru. Васил Харисов имамы булган беренче мәчет урамында ачылган. Мәхәллә идарәсендә Дамир Идиятуллин рәислек иткән. Әлеге мәчет бинасында татарларның гамәли сәнгате һәм көнкүреше музее урнашкан. Вакыт узу белән, мәчет бинасы барлык диндарларны сыйдыра алмый, шуңа күрә тагын бер мәчет төзергә карар итәләр.
Прокопьевск шәһәренең «Нәсыйха» җирле мөселман җәмгыяте 2017 елда оештырылган. 2019 елда мәчет төзелә башлаган. 2023 елның 29 июнендә ачылганВ Прокопьевске открыли мечеть, которую строили около пяти лет. prokopievsk.ru, 29.06.2023. Яңа мәчет ачылу тантанасында Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Кузбасс мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Прокопьевск шәһәре башлыгы (2022 елдан) , Кузбасс мәчетләренең имамнары һәм дини җәмгыятьләр рәисләре, шәһәр халкы, шулай ук башка конфессия вәкилләре катнашканМуфтий Альбир хазрат Крганов принял участие в открытии новой мечети на Кузбассе. islaminform.ru, 29.06.2023.
Бина Ике катлы кирпеч бина ~700 кешене сыйдыра. Ир-атлар өчен, хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәләре, тәһарәтханә, уку бүлмәсе, ашханәсе бар. «Нәсыйха» мәчете шәһәрнең бизәге, Прокопьевскиның һәм бөтен Көньяк Кузбасс мөселманнары өчен бердәмлек, рухи, дини-агарту үзәге, мәдәни үзәк булып тора. «Нәсыйха» гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «ихласлык», «яхшы киңәш» дигәнне аңлатаИрина Белова. Мечеть вместимостью 700 человек открылась на юге Кузбасса. gazeta.a42.ru, 1.07.2023. Имам Җирле дини җәмгыять (мәхәллә) рәисе Әкрәм Абдулкадыйр улы ГаттаровЗаседание Совета по делам национальностей. Мусульмане Кемеровcкой области, 11.07.2023. Имам-хатыйб Парвиз хәзрәт Җураев Уважение к культуре и традициям народов и религий Кузбасса.
Прокопьевск районы бистәсендә «Сәҗдә» мәчете эшли (Степная ур., 21)Ммро «Сажда» в Прокопьевске. prokopevsk.ya42.ru.
Моны да карагыз Мөнирә (мәчет, Кемерово) Чулпан (мәчет, Новокузнецк) Нур Ислам (мәчет, Осинники) Ислам (мәчет, Киселевск) Мөхәррәм (мәчет, Ленинск-Кузнецкий) Шулай ук карагыз Гамирҗан Исламхуҗин
Искәрмәләр
Сылтамалар На Кузбассе открыли новую мечеть. dsmr.ru, 29.06.2023 Открытие мечети Насыха. Видео Мечеть Насыха. kuzbassvera360.ru
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2023 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Кемерово өлкәсе мәчетләре