Триния (лат. Trinia) — чатыр чәчәклеләр (Apiaceae) семьялыгыннан ике- һәм күпьеллык үләнчел чәчәкле үсемлекләр ыругы. Европадан Иранга һәм Көнбатыш Себергә кадәр таралган. Ыруг беренче тапкыр 1814-нче елда Георг Франц Хоффман тарафыннан тасвирланган.

Төрләр 2022 елның ноябренә караган Plants of the World Online исемлеге буенча шушы 12 төрне кертә:

Trinia biebersteinii Fedor. Trinia castroviejoi Gómez Nav., Roselló, E.Laguna, P.P.Ferrer, Peris, A.Guillén, Trinia crithmifolia (Willd.) H.Wolff Trinia dalechampii (Ten.) Janch. Trinia esteparia Uribe-Ech. Trinia frigida (Boiss. & Heldr.) Drude Trinia glauca (L.) Dumort. Trinia guicciardii (Boiss. & Heldr.) Drude Trinia hispida Hoffm. Trinia kitaibelii M.Bieb. Trinia leiogona (C.A.Mey.) B.Fedtsch. Trinia multicaulis (Poir.) Schischk. Trinia muricata Godet

Татарстан территориясендә 2 төре бар: күпсабаклы триния (T. multicaulis) һәм кытыршы триния (T. muricata) Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында очрыйлар. Далаланган тау битләрендә үсәләр.

Ботаник тасвирлау 10-45 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Күпсанлы сабаклары ялангач, төбеннән үк диярлек тармаклы. Яфраклары сабакны чорнап алучы җиңсә рәвешендәге киң сапларда, өчпочмаклы-йомыркасыман, буй яки җепсыман-буй өлешле икешәр, өчәр каурыйсыман. Җимеше — вакланган чикләвек. Июнь-июль башында чәчәк аталар. Чәчәк атканнан соң ук ата чәчәкләр үлә, ә ана чәчәкләрдә җимешләр барлыкка килә. Җимешләре июнь-августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр (2006).Триния :: Татарская энциклопедия TATARICA

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Кызыл китап Төркем:Ауразия флорасы