Йонча (, «үлән») — кыяклылар семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Таралуы 300 дән артык төре билгеле, ике ярымшарның да салкын һәм уртача поясларында очрый.
Ыруг вәкилләре ике ярымшарның барлык тропиктан тыш илләрендә, шулай ук тропикларның таулы төбәкләрендә үсә. Төрле җир биотопларында киң таралган; далаларда алар фитоценоз формалаштыруда зур роль уйныйлар.
Татарстан территориясендә 9 төре: тар яфраклы йонча (P. angustifolia), урман йончасы (P. nemoralis), саз йончасы (P. palustris), болын йончасы (P. pratensis) һәм башкалар үсә. Киң таралганнар. Болыннарда, куаклар арасында, сулык ярлары буенда, юл кырыйларында үсә.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/joncha Онлайн — энциклопедия Tatarica
Тукландыру сыйфаты ягыннан барлык йончалар яхшы (сирәгрәк — уртача) азык төркеменә керә, аеруча көтүлектә аларның кыйммәте зур.
Ботаник тасвирлау
Күпьеллык, сирәк очракта берьеллык үсемлекләр. 5-120 (140 ка кадәр) см биеклеккә җитәләр, шуышма җир асты бәбәкләре яки алардан башка гына чирәмлек хасил итә, ярыйсы тыгыз кәсләр барлыкка китерәләр. Сабаклары туры, шома, сирәгрәк кытыршы. Җиңсәләре төрле дәрәҗәдә йомык, шома яки кытыршы, сирәк очракта кыска төкләр белән капланган була. Телчекләре элпәсыман, 0,2-6 мм озынлыкта, шома яки арткы ягында кыска төкле. Яфрак пластинкалары туры, кыяксыман, яссы яки урталай буйга бөгелгән, киңлеге 1-8 (12 гә кадәр) мм була ала. Гадәттә шома яки таралган төкләр белән.
Чәчәк төркеме — 1,5—25 (30 га кадәр) см озынлыктагы җәенке себеркәч. Башакчыклары вак (2,5—10 мм), йомыркасыман яки эллиптик, 3-6, сирәгрәк 2 яки 8 ике җенесле чәчәкле. Чәчәкләрнең өскесе гадәттә үсеш алмаган. Башакның үзәге шома, кытыршы яки кыска төкле, һәр чәчәк астында тоташу бар. Башак тәңкәләре тиресыман, йомыркасыманнан ланцетсыманга кадәр формада. Аскылары башактан иң күбе 3 тапкырга, ә өскеләре 1,5-2 тапкырга кыскарак. Серкәчләре өчәү, озын серкәлек белән (0,3—3 мм).
Җимеше — озынча бөртекчә. Озынлыгы 1,3-3 мм, ул эллипс, яки озынча формада, аскы ягы бераз яссы рәвештә, өч кырлы. Чәчәк тәңкәләре белән бергә коела. Май-августта чәчәк ата. Июнь-сентябрьдә җимешләре өлгерә.
Хромосомалары эре, n = 7.
Кулланылышы Терлек үләне (1 га дан 25-28 ц печән алына). Болын йончасы культуралы көтүлек һәм газон үләне буларак файдаланыла. Суыкка һәм корылыкка чыдам үсемлек.
Суганчалы йонча (P. bulbosa), сирәк йонча (P. remota) ТРның Кызыл китабына кертелгән.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/joncha Онлайн — энциклопедия Tatarica
Төрләр Ыругка 530-тан артык төр керә , аларның кайберләреПо данным сайтов GRIN, EOL и NCBI (см. карточку растения) и книг «Флора СССР» и «Злаки СССР» (см. раздел Литература).Русские названия приведены по данным книг «Флора СССР» и «Злаки СССР»(см. раздел Литература). :
Синонимнар Ыруг синонимиясе түбәндәге исемнәрне үз эченә ала :
Искәрмәләр
Әдәбият
Мятлик // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. Род 167. Мятлик — Poa L. // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — Л. : Изд-во АН СССР, 1934. — Т. 2 / ред. тома Р. Ю. Рожевиц, Б. К. Шишкин. — С. 366—426. — 778, XXXIII с. — 5175 экз.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Ботаника Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Татарстан табигате