Когалым җәмигъ мәчете () ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округының Когалым шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыенына керүче округ Диния нәзарәтенә караучы җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында.

2010 елда шәһәрдә татарлар (шәһәр халкының 9,3% ы), азәриләр (3,8% ы), башкортлар (3,7% ы), комыклар (2,1% ы), чеченнар (1,7% ы), аварлар (1,0% ы), ләзгиләр (0,87% ы) яшәгән.

Тарих Когалымда (1985 елдан шәһәр) мөселманнар бергәләп җомга намазы укырга һәм дини бәйрәмнәр уздырырга 1990-еллар азагында җыела торган булган. Элек мәхәллә кешеләре мәктәпләрнең берсендә спорт залында намаз укырга мәҗбүр булганнар Мечеть Когалым. wikimapia.org.

Җәмигъ мәчете (нефть төбәгенда беренче мәчет) комплексы 1997 елның 7 гыйнварында ачылган25 лет назад (1997) открыта Соборная мечеть в городе Когалыме – первая мечеть в нефтяном крае. Государственная библиотека Югры, 7.01.2022. Җәмигъ мәчетен «Лукова» төрек фирмасы төрек мәчетләрен төзү мәктәбе стилендә төзегән, эчке бизәлеше дә төрек рәссамнары тарафыннан бизәлгән Я так вижу! Комплекс Соборной мечети.. НАШ КОГАЛЫМ Nash_kogalym ВКонтакте, 22.02.2024. Диварларда Аллаһының мактаулы исемнәре язылган матур полотнолар эленгән. Төзелешне «ЛУКОЙЛ»нефть компаниясе финанслый.

2010 елда мәчетне «Лукойл» ААҖ һәм ХМАО-Югра Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында бүленгән акчага реконструкциялиләр. Мәчет территориясе киңәя, 1000 кв.м. га җитәНикита Рогозин. В Когалыме реконструируют мечеть. Наши города.

Мәчет комплексы территориясендә ир-атлар (1нче катта) һәм хатын-кызлар (2нче катта) өчен аерым намаз уку заллары булган манаралы Җәмигъ мәчете бинасы, торак йорт, балалар өчен Коръәнне укырга өйрәтүче, Ислам нигезләрен һәм, гарәп теле кагыйдәләрен өйрәтүче җомга (якшәмбе) мәктәбе бинасы, дини йолаларны башкару өчен махсус бина урнашканСветлана Сапрыкина. В соборной мечети Когалыма югорчане смогут изучить арабскую грамоту и Коран. Окружная Югра, 08.06.2020.

Җомга намазларына мәчеткә, кагыйдә буларак, 200-300 кеше йөри.

Җәмигъ мәчетендә XII гасыр башында язылган кулъязма Коръән бар, ул «Лукойл» ААҖ президенты тарафыннан бүләк ителгән. Бу Юграда бердәнбер тарихи мөселман реликвиясе Соборная мечеть / Достопримечательности и памятные места города Когалыма. «Музейно-выставочный центр».

Бина Мәчет Когалым читендә, карагай урман-парк зонасында, автостанциядән ерак түгел урнашкан. Затлы ишегалды барМечеть г. Когалыма. Tripadvisor.

Мәчет ярты меңгә якын дин тотучыны сыйдыра ала.

Җитәкчелек Имам-хатыйб Габделхак улы Хәлил хәзрәт Саматов Мәчет имамы урынбасары Турахон хәзрәт Нуралиев

Искәрмәләр

Сылтамалар

Мечеть Когалым. YouTube В соборной мечети Когалыма югорчане смогут изучить арабскую грамоту и Коран. Окружная Югра, 08.06.2020 В Когалыме реконструируют старую соборную мечеть. ansar.ru

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре Төркем:1997 елда төзелгән мәчетләр