Югорск мәчете () –— Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Югорск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

2010 елгы җанисәп буенча шәһәрдә азәрбайҗаннар 251 кеше, башкортлар 371 кеше, казакълар 45 кеше, кыргызлар 174 кеше, таҗиклар 156 кеше, татарлар 1830 кеше, үзбәкләр 149 кеше исәпкә кергән.

2023 елда шәһәрдә 2 меңнән артык мөселман яшәгән.

Тарих Югорск шәһәренең мөселман җәмгыяте 1994 елдан бирле эшли. Җирле мөселман дини оешмасы 1999 елның 24 июлендә мәхәллә җыелышы тарафыннан оештырылган. 1999 елның 9 августында Җирле мөселман дини оешмасы (ММРО) Хант-Манси автономияле округының Юстиция идарәсе тарафыннан юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгәнММРО г. Югорска.

Мәхәллә әүвәл Россия һәм Европа БДБ илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Хант-Манси автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә кергәнМечеть в Югорске. smorodina.com.

1997 елдан бирле мәчет итеп файдаланылучы бина үз вакытында шәхси төзелеш буларак планлаштырылган, мәчетнең архитектурасы мөселман кануннарына туры килми. Шуңа күрә Югорск шәһәре администрациясе җирле дини мөселман оешмасы (мәхәллә) белән берлектә 500 кешегә исәпләнгән яңа мәчет төзү кирәклеге турында карар кабул итә. 2014 елда Югорск шәһәр башлыгы (2000―2018 елларда) Рәис Зәки улы Сәлахов (1960―2018)Ушел из жизни Раис Закиевич Салахов. adm.ugorsk.ru, 26.08.2018 Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашу вакытында шәһәрдә яңа мәчет төзергә планлаштырылуын хәбәр итәГлава Югорска Раис Салахов решил построить мечеть. ura.news, 05.03.2014. Генераль план проектына ярашлы, мәчет Торговая урамында, ике дәрәҗәле транспорт чишелеше районында урнашачакВ Югорске построят новую мечеть. uralinform.ru, 07.02.2014.

2015 елда яңа мәчет төзелеше өчен иганәләр җыю өчен «Бердәмлек» (Единство) хәйрия фонды булдырылган. Проект эзләнүләре башкарылган, шәһәрне формалаштыручы предприятие «Газпром трансгаз Югорск» ҖЧҖ көче белән хәйрия нигезендә бинаның эш проекты булдырылганВ Югорске появится новая мечеть. «Ислам в Сибири», 04.03.2014Обсудили строительство новой мечети. admugorsk.ru, 10.09.2015.

Хәзерге вакытта яңа мәчет төзелеше буенча эш тукталган.

Бина

Мәчет итеп файдаланылучы бина бер катлы, кирпечтән салынган, аның зурлыгы 13х13 метр, аерым торган манарасы барВ Советском районе ХМАО строятся две мечети. «Ислам в Сибири», 27.02.2012.

Корбан бәйрәмендә 700гә якын мөселман мәчет һәм аңа якын территориядә намазга җыела После ночи в молитвах. ugorskinfo.ru, 15.08.2019.

2023 елда шәһәр хакимияте, автомобильләр туктау урыны ясау өчен, мәчет янындагы буш мәйданны мәчет файдасына биргән.

Җитәкчелек 2003 елның 6 гыйнварыннан мәхәллә идарәсе рәисе имам Хәниф улы Салават хәзрәт Гаряев (1965 елның 6 февралендә туган)Гаряев Салават ХанифовичПоздравляем с Ураза байрамом. Наш Югорск, 21.04.2023.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Глава Югорска беспокоится о строительстве мечети. ansar.ru, 05.03.2014 Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре