Рәшит Хәмит улы Гаимов (, ; 16.01.1951, Казан, , , ) — татар рәссамы, графикчы, Россия (2007)Министерство культуры, по делам национальностей и архивного дела Чувашской Республики «Чувашский Государственный Художественный Музей». һәм Татарстан Рәссамнар берлеге (2008) әгъзасы.

Биографиясе Рәшит Хәмит улы Гаимов 1951 елның 16 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Әнисе Арча районы Ашытбаш авылыннан, әтисе Башкортстаннан.

1974 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый, 1991 елда И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтын бетерә.

2022 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Казан шәһәрендә яши һәм эшли, Казанның 11нче музыка мәктәбендә балаларны рәсем сәнгатенә өйрәтә.

Иҗаты

Рәшит Гаимов иҗатының төп темасы булып татар халкының тарихы, эпослары һәм риваятьләре тора.

Хезмәтләрендә эпосларга офорт техникасында эшләнгән иллюстрацияләр, Казан ханлыгы тарихына багышланган эшләр, пейзажлар күреп була. Офорт методы бик катлаулы һәм сәламәтлек өчен бик куркыныч санала. Гади генә әйткәндә, калайга очлы әйбер белән башта сурәтнең эскизын ясый. Аннан азот кислотасын эшкә җигә. Һәм килеп чыккан сурәтне махсус станок ярдәмендә кәгазьгә төшерә. Аның рәсемнәре тарихи чыганакларга нигезләнеп эшләнә. Ул тарихны сурәтләрдә мәңгеләштереп калдырырга тырыша. Арча тарихына да багышланган сурәтләре бар.

Берничә ел рәттән ул татарларның «Идегәй» дастаны буенча иллюстрацияләр сериясе өстендә эшли. Монда Алтын Урда сугышлары чоры тасвирлана. Бу дастан татар халкының рухи мирасының әһәмиятле бер өлеше булып тора.

Рәшит Хәмит улының эшләре төрле күргәзмә залларында: Татарстан Сынлы сәнгать музее, Волгоград өлкә картиналар галереясе, АКШ, Германия, Франция фондларында күрсәтелә.

Гаиләсе Өйләнгән. Улы бар.Арчада якташыбыз рәссам Рәшит Гаимов белән очрашу булды.

Абыйсы — рәссам Фәрит Гаимов.

Бүләк һәм премияләре

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2022).

Искәрмәләр

Сылтамалар Картина. Серия «Казанское ханство». «Хан Улу — Мухаммад». 2020 г. Гаимов Рашит Хамитович. Татарстан дулкынында. Тапшыру кунагы — танылган рәссам, Татарстан һәм Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшит Гаимов. (30.11.21).

Төркем:И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Казанда туганнар Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре