Орхан Вәли Канык (; 1914 елның 13 апреле, Госман империясе, Истанбул, Бейкоз ― 1950 елның 14 ноябре, ИстанбулOrhan Veli. filmportal.deDNB, Katalog der Deutschen Nationalbibliothek) ― төрек шагыйре, тәрҗемәче. Мәлих Җәүдәт Андай һәм Рифат Октай белән бергә яңа төрек поэзиясенә нигез салучы булып санала.
Тәрҗемәи хәле 1914 елның 13 апрелендә Истанбулның Бейкоз районында туган. Истанбулда Галатасарай лицеен тәмамлаган. Берничә ел Истанбул университетының фәлсәфә һәм әдәбият факультетларында лекцияләр тыңлаган.
Әнкарада Төркия почта администрациясендә эшли (1936―1942). 1942―1945 елларда төрек армиясендә запастагы офицер булып хезмәт итә. Француз телен яхшы белгәнгә күрә, ике ел мәгариф министрлыгында тәрҗемәләр бюросында эшли.
Танылган француз шагыйрьләре һәм драматурглары әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. 1950 елда «Япрак» әдәби күзәтү журналы редакторы була.
Иҗаты Әдәбият белән кызыксынуы башлангыч мәктәптә үк башлана. Бу чорда аның бер хикәясе «Çocuk Dünyası» (Балалар дөньясы) журналында басылып чыга.
«Гарип» (1941), «Баш тарта алмаганнарым» (1945), «Дастан кебек» (1945), «Каршы» (1949) һ. б. җыентыклар авторы. Еш кына традицион әдәби юнәлешләр кысаларыннан чыгып яза, шигъриятне демократияләштерергә омтыла, гади кешенең көндәлек тормышына һәм эчке дөньясына мөрәҗәгать итә.
Мәлих Җәүдәт Андай һәм Октай Рифат белән бергә Төркиядә яңа шигърияткә нигез салучыларның берсеOrhan Veli Kanık | Modernist Poet, 20th Century Poet, Turkish Literature. Britannica.
Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналының 2022 елның декабрь санында «Тугандаш әдәбият» бүлегендә Орхан Вәли Каныкның «Уйланма, бары теләк телә..» исемле шигырьләр циклы басылган (Гөлназ Нуриева тәрҗемәсендә).
Китаплары Garip (Р. Октай һәм М. Җ. Андай белән бергә, 1941) Garip (1945) Vazgeçemediğim (1945) Destan Gibi (1946) Yenisi (1947) Karşı (1949) Сайланма әсәрләр (1951, 1975) Искәрмәләр
Сылтамалар KANIK'sadýðým biri ORHAN VELÝ.. I, Orhan Veli KANIK'sadığım biri ORHAN VELİ..
Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Төрек шагыйрьләре Төркем:Төрек тәрҗемәчеләре Төркем:Истанбул университетын тәмамлаучылар