«Рафикъ» мәчете (), рәсми исеме Үзәкләшкән дини оешма Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Актаныш районы мөхтәсибәте Яңа Җияш авылы җирле дини оешмасы «Рафикъ» мәчете ― Татарстанның Актаныш районы Иске Богады авыл җирлегенә керүче Яңа Җияш (Каратал) авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Актаныш районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих Авылда күп еллар дәвамында мәчет эшләгән, XX гасыр башында (1884 елда) мәчет эшләве мәгълүм Яңа Җияш. Онлайн - энциклопедия Tatarica. Бүләр волостена кергән Мәчти авылыннан бер йорт алып кайтып, мәчет салганнар. 1932 елда мәчет бинасы янган. Аның урынында мәктәп төзелгәнЯңа Җияш / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 489нчы бит. 2023 елда авылда яңа иман йорты торгызырга карар кылаларЛәйсән Газизова. 90 елдан соң азан тавышы: Яңа Җияштә Рафикъ мәчете ачылды. aktanysh-rt.ru, 11.10.2024.

Аллаһы йорты 2023 елның 3 мартында төзелә башлаган. 2023 елның май-июнь айларында бинаның нигезен-фундаментын салу, 11 августта диварын күтәрү эшләре башланган. Төзелеш иганәчеләрнең, җирле эшкуар Рафикъ Сәхәбетдинов гаиләсенең (улы, «Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Сәхәбетдинов) матди ярдәме белән башкарылган. Төзү эшләрен башлап йөрүче, идарә итүче ― Камил Вагыйз улы СәхәбетдиновЛәйсән Газизова. Яңа Җияш авылында «Рәфикъ» мәчетенең диварын күтәрү эше башланды. Актаныш-информ, 11.08.2023.

2024 елның 11 октябрендә мәчет ачу тантанасы булган. Тантанада Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Рафикъ Сәхабетдиновның улы, «Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Сәхабетдинов һ.б. катнашкан.

Атамасы Ислам гыйбадәтханәсен җирле эшкуар Рафикъ Вагыйз улы Сәхәбетдинов (1965–2023) хөрмәтенә «Рафикъ» дип атаганнар. Ул танылган һәм ихтирамга лаек кеше булган, үз авылы өчен күп эшләр башкарган: юллар, һәйкәлләр һәм башка социаль объектлар төзүдә ярдәм күрсәткәнРуслан Усманов. Яңа Җияш авылында бүген истәлекле вакыйга - яңа мәчет ачу тантанасы узды. aktanysh_habar Татарстанның Актаныш районында яңа мәчет ачылды. Татар-информ, 11.10.2024. Искәрмәләр

Сылтамалар Татарстанның Актаныш районында яңа мәчет ачылды. Татар-информ, 11.10.2024 Ләйсән Газизова. 90 елдан соң азан тавышы: Яңа Җияштә Рафикъ мәчете ачылды. «Актаныш-информ», 11.10.2024

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2024 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Актаныш районы мәчетләре