WikiDonne кулланучылар төркеме (, ) — вики-белем, мәгърифәтчелек, хатын-кызлар тикшеренүләре һәм башка төр вики-феминизм юнәлешендә эшләүче итальян хатын-кыз вики-волонтёрларының берләшмәсе.
Викимедиа халыкара волонтёрлар хәрәкәте чикләрендә 2016 елның 7 ноябрь көнне халыкара волонтёрлар комитетының интернет-җыелышында расланды.Викимедиа волонтёрлары берләшмәсенең танылуын белдерү Җирле дәүләт органнары, аерым юридик затлар һәм ватандашлар күрсәтә алган ярдәмен (грантлар, спонсорлык яки хәйриячелек) куллана алу өчен 2020 елның 28 сентябрь көнендә да исемдәш табышсыз оешмасы — — дә теркәлде.Оештыру документы
Эшчәнлек юнәлеше
мәсәләсенең төзәтәчәк факторларга тәэсир итү аркылы кешелекнең гомуми тормыш дәрәҗәсен үстерү буенча белем-мәгълүмати активизм белән шөгыйльләнә. Викимедиа проектларында танылган хатын-кызлар, хокуклары, аларның тормыш мохите шартлары, һәм бәйле феноменнарына багышланган энциклопедик мәгълүмат күләмен, тирәнлелеген, тематик абруйлы чыганаклар белән дәлилләнү дәрәҗәсен үстерү өстендә эшли. Күпчелек проектларын итальян телле вики-мохиттә җирле иҗтимагый оешмалар белән җирле тарих темасына башкара (). әһәмиятле дип күргән күпсанлы халыкара Викимедиа волонтёр оешма-берләшмәләре белән актив хезмәттәшлектә эшли. Феминизм темаларыннан тыш, аерым проектларында кешелек тарихында иҗтимагый статуслары, мөмкинлекләре һәм кеше хокуклары чикләнгән инвалидлар, милли-мәдәни, иҗтимагый (мәс. LGBTQ+) һәм бар башка төрдәге азчылыклар вәкилләре һәм тормышлары өчен әһәмиятле булган феноменнарын тасвирлау да кабул ителә.
Проектлары
Катнашкан яки үзләре оештырып башкарган күпсанлы проектлары арасына түбәндәгеләре керә: ИнтерВики хатын-кызлар коллаборациясе - оештыручыларның берсе Вики спортны ярата - төп оештыручысы Вики моданы ярата - төп оештыручы Халык мәдәнияте һәм ана-затлар - партнёр WikiGap - җирле оештыручысы Хатын-кызлар өчен вики - җирле оештыручысы Хатын-кызларны олылыйбыз - җирле оештыручысы Вики хатын-кызларны ярата - җирле оештыручысы АнаЗатСүзе - җирле оештыручысы хатын-кызлар@Фән-технология-инженерия-математика - җирле оештыручысы хатын-кызлар@Ислам - җирле оештыручысы COVID-19га каршы көрәштә хатын-кызлар - җирле оештыручысы Викиләргә өлеш кертүче хатын-кызлар хезмәттәшлеге - катнашучыларының берсе һ.б.
ММЧларда танылулары
WikiDonne төркеме эшчәнлеге аерым китапханәләр һәм университетлар сайтларында, мәгариф тармак басмаларында, гомум җирле-төбәк, илкүләм һәм халыкара дәрәҗәсендә танылган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Мәгърифәтчелек Феминизм
Төркем:Викимедиа Төркем:Табышсыз оешмалар Төркем:Волонтёрлык Төркем:Хатын-кыз оешмалары Төркем:Мәгърифәтчелек Төркем:Феминизм Төркем:Италия Төркем:Иҗтимагый тигезсезлек