Артур Зөлкәрнәев, Артур Валерий улы Зөлкәрнәев (1995 елның 9 июне, РФ, БР, Кыйгы районы, Арыслан) ― спортчы һәм тренер, билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2018), Россиянең атказанган спорт мастеры (2019). Билбаулы көрәш буенча олылар арасында ― җиде, татарча көрәштә дүрт тапкыр дөнья чемпионы. 2015 елдан бирле Татарстанның Теләче районы составында көрәшә. Көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2025).
Тәрҗемәи хәле 1995 елның 9 июнендә БР Кыйгы районы Арыслан авылында туган. Әтисе совхозда эретеп-ябыштыручы, әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Гаиләдә 1988 елгы абыйсы Вадим бар (шулай ук көрәшче). Армиядә хезмәт иткәндә грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән әтисе, совхоз таркалгач, көрәш буенча тренер вазифасына керешкән, район үзәге Югары Кыйгы авылы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш буенча тренер-укытучы эшен алып бара башлаганПоздравляем с Днём физкультурника! МБУ ДО ДЮСШ МР Кигинский район РБ, 8.08.2020.
Көрәш белән Артур 3нче сыйныфта, 9 яшеннән шөгыльләнә башлаган, беренче тренеры ― әтисе Валерий Гали улы Зөлкәрнәев була. Уфада укый башлагач, тренерлары ― Роберт Альберт улы Исмәгыйлев, Рөстәм Илһам улы Зыякаев. Унбиш яшендә Башкортстан беренчелеген откан, 2010 елда Россия беренчелегендә 1нче урын алган. 2012 елда Бразилиядә дөнья беренчелегендә алтын медальгә ия булган. 2023 елда Уфада Шәһәр көнендә көрәш турнирында җиңеп, «Нива» машинасы отканНадежда Тюнёва. Борец из Уфы Артур Зулькарнаев, победив в турнире по корэш, получил барана и автомобиль. «Республика Башкортостан», 12.06.2023.
Уфада дәүләт университетында нефть белгечлеге буенча бакалавриат (2017), аграр университетта магистратура тәмамлаган. Физкультура буенча да укыган. Өч дипломы бар: нефтьче, агроном һәм тренер.
2015 елдан Татарстанның Теләче районы составында көрәшә.
Борай районы үзәге Борай авылы Көрәш сараена Уфадан 150 км килеп йөреп, тренер-укытучы булып эшлиТренер-преподаватель ДЮСШ села Бураево установил рекорд на Всероссийском Сабантуе. Бураевский район Республики Башкортостан, 21.06.2024.
Башкортстанның билбаулы көрәш федерациясе президенты ярдәмчесе.
Спорт казанышлары Билбаулы көрәш буенча олылар арасында ― җиде, татарча көрәштә дүрт тапкыр дөнья чемпионы. Герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирының 5 тапкыр җиңүчесе. Пермь краенда узган Бөтенроссия Сабантуеның (2024) 85 кг-га кадәр авырлык категориясендә җиңүчесе. 2026 ел ― каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының (Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган) 85 кг үлчәү авырлыгында 3нче урын (приз 50 мең сум)Зөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды. Татар-информ, 14.02.2026. 2026 — VI Бөтендөнья күчмә уеннары (Кыргызстан, Бишкәк) — «алыш» билбау көрәше буенча бронза призер. 80 кг га кадәр авырлык категориясендә классик стильнең чирек финалында Монголия вәкилен җиңгәнИнсаф Хужабирганов. Спортсмены Башкирии завоевали первые медали на Всемирных играх кочевников. Башинформ, 3.09.2026 Медаль Ярыш Вакыты Үткәрү урыны Авырлык категориясе Алтын Татар-башкорт көрәше буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты 11 — 12 декабрь, 2010 Казан, Татарстан Республикасы Бакыр Билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге 11 — 14 август, 2011 Әстерхан Алтын Көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты12-14 декабрь, 2011 Уфа, Башкортстан Республикасы 75 кг-га кадәр Алтын Көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты 24-26 февраль, 2012 Уфа, Башкортстан Республикасы 75 кг-га кадәр Алтын Милли көрәш буенча дөнья беренчелеге 21-22 апрель, 2012 Сан-Пауло, Бразилия 75 кг Алтын Юниорлар арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге 9 — 12 август, 2012 Рязань 70 кг-га кадәр Алтын Көрәш буенча «Урал кубогы» VI Бөтенроссия турниры 2 — 3 ноябрь, 2012 Красноуфимск, Свердловск өлкәсе 75 кг-га кадәр Бакыр 1993-1995 елгы юниорлар арасында билбаулы көрәш буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге 22 март, 2013 Иглин, Башкортстан 75 кг Бакыр Көрәш һәм билбаулы көрәш буенча ирекле стильдә студентлар арасында Бөтенроссия ярышлары 5 — 7 апрель, 2013 Казан, Татарстан Республикасы 75 кг-га кадәр Көмеш Билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионаты 21 — 25 август, 2014 Сембер 70 кг Алтын Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты 18 — 21 сентябрь, 2014 Владикавказ, Төньяк Осетия68 кг Көмеш Билбау көрәше буенча XII Дөнья чемпионаты 19 — 24 ноябрь, 2014 Ашхабад, Төркмәнстан 68 кг-га кадәр; Көмеш Көрәш буенча Россия чемпионаты 7 декабрь, 2014 Уфа, Башкортстан 70 кг Бакыр 20 яшькә кадәр юниорлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге13 — 14 март, 2015 Югары Тәтешле, Башкортстан Республикасы Көмеш Уфа шәһәре хакимияте башлыгы кубогына көрәш буенча ачык турнир 30 октябрь, 2015 Уфа, Башкортстан Республикасы 70 кг-га кадәр Алтын Көрәш буенча Россия чемпионаты 5 — 6 декабрь, 2015 Йошкар-Ола, Мари-Эл Республикасы 70 кг-га кадәр Көмеш Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты 23 — 24 сентябрь, 2016 Владикавказ, Төньяк Осетия 68 кг Бакыр Билбаулы көрәш буенча XIV Дөнья чемпионаты 27-29 октябрь, 2016 Яр Чаллы, Татарстан Республикасы Алтын Билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионаты 2023 Астана, Казакъстан Республикасы 82 кг-га кадәр Бакыр Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты 2024 Пермь 82 кг-га кадәр Алтын Көрәш буенча БРИКС илләре турниры 2024 Казан, Татарстан Республикасы 80 кг-га кадәр Бакыр Күчмәләрнең Бөтендөнья уеннары 2024 Астана, Казакъстан Республикасы 80 кг-га кадәр Алтын Көрәш буенча 2025 елгы Дөнья Кубогы 2025 Мәскәү, Россия Федерациясе 80 кг-га кадәр Алсу медаль алды, Камилә Вәлиева чүлмәк ватты: Мәскәү Сабан туен зурлап билгеләп үттеләр. Татар-информ, 6.07.2025 Алтын Көрәш буенча 2026 елгы Дөнья чемпионаты 2026 Миңгәр, Россия Федерациясе 80 кг үлчәү авырлыгында Ләйлә Аралбаева. Башҡортостан спортсыһы – көрәш буйынса биш тапҡыр донъя чемпионы. Башинформ, 29.06.2026
Бүләкләре, мактаулы исемәре 2015 ― Билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры. www.minsport.gov.ru (15.01.2015 г.). 17 май 2017 тикшерелгән.; 2015 – Көрәш буенча Россиянең спорт мастеры(рус.). www.minsport.gov.ru (08.06.2015). 17 май 2017 тикшерелгән.; 2018 – Билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры; 2019 – Билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастерыПриказ Министерства спорта РФ от 25.03.2019 г. № 47-нг. Наградные приказы Министерства спорта России. 2025 ― Көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Приказ Министерства спорта РФ от 25.07.2025 г. № 159-нг. Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны Камилла Зөлкәрнәева (2021 елга кадәр Елисеева) ― спортчы (ирекле көрәш, билбаулы көрәш), Россиянең атказанган спорт мастеры (2020), билбау көрәше буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы, Бөтендөнья күчмәләр уеннарының ике тапкыр чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры (2017). Артур яраткан кызына дөнья чемпионатында тәкъдим ясаганЙылдың иң романтик ваҡиғаһы. «Йәшлек», 12.12.2020. 2021 елда никах укытканнар. Кызлары Аиша (2022)Лилия Йосыпова. «Командадан командага күчеп йөрмим». «Ирек мәйданы», 7.11.2024, № 44(736), 10нчы бит.
Искәрмәләр
Сылтамалар Зулькарнаев Артур Валерьевич - Заслуженный мастер спорта России «Уфимские спортсмены на мировых пьедесталах» спортсмен Артур Зулькарнаев стал чемпионом мира по национальной борьбе Студент БашГУ выиграл чемпионат России по борьбе на поясах. «Золотой» август в ДЮСШ №14 БАШКИРСКИЕ СПОРТСМЕНЫ УСПЕШНО ВЫСТУПИЛИ НА ЧЕМПИОНАТЕ МИРА ПО БОРЬБЕ НА ПОЯСАХ! В ТАТЫШЛАХ ЗАВЕРШИЛОСЬ ПЕРВЕНСТВО РОССИИ ПО БОРЬБЕ НА ПОЯСАХ Борцы Башкортостана завоевали два золота и одно серебро на Чемпионате Мира в Ашхабаде! В Челнах завершился Чемпионат Мира по борьбе на поясах и гореш Спортсмены из Башкирии стали призерами чемпионата России по борьбе куреш. Депутат ГосДумы Федерального Собрания РФ Марсель Юсупов поприветствовал участников Чемпионата России по борьбе куреш Борцы из Башкортостана успешно выступили в Казани на всероссийских студенческих соревнованиях. Российские борцы завоевали десять медалей во второй день ЧМ по борьбе на поясах. Первенство Мира по борьбе на поясах . ПЕРВЕНСТВО РОССИИ ПО БОРЬБЕ НА ПОЯСАХ (ВОЛЬНЫЙ СТИЛЬ). Итоги Кубка Урала по борьбе корэш. www.ibwa-w.com итоги соревнований мирового уровня . подготовительный турнир Чемпионату России по борьбе на поясах.
Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Башкортстан көрәшчеләре Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Көрәш буенча атказанган спорт осталары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Россиянең спорт мастерлары Төркем:Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары