Елена Ласкони, Елена Валерика Ласкони (; 1972 елның 20 апреле, Румыния Социалистик Республикасы, Хунедоара, Хацег ) ― румынияле сәясәт эшлеклесе, 2024 елның 26 июненнән «Румынияне коткару берлеге» (USR) либераль фиркасе рәисе. 2020 елдан шәһәре мэры (примар). 2024 елда Румыния президентлыгына кандидат.
Тәрҗемәи хәле 1972 елның 20 апрелендә Хунедоара жудецы Хацег шәһәрендә туган.
1990 елда Хунедоара жудецының административ үзәге Дева шәһәрендәге «Сабин Драгой» (Liceul Pedagogic «Sabin Drăgoi») урта мәктәбен тәмамлаган.
2001 елда Бухарестта икътисад (ASEM) тәмамлаган. Сәүдә һәм туризмда бизнес белән идарә итү өлкәсендә икътисадчы белгечлеге алган.
2007 елда һөнәри компетенцияләрне бәяләүче буларак, Тренерларны укыту һәм квалификациясен күтәрү милли үзәгенең (Centrul Național de Formare și Perfectionare a Antrenorilor, CNFPA) сертификатын алган.
1995 елдан 1996 елга кадәр Хацег шәһәрендә Radio T5 AXC радиосында программа директоры һәм алып баручы булып эшләгән.
1996 елдан 2020 елның мартына кадәр Pro TV телеканалында яңалыклар алып баручы, продюсер, репортер һәм хәрби корреспондент булып эшләгән. Косово сугышын, 1999 елның 17 августындагы Измит җир тетрәвен, Әфганстандагы сугышны яктырткан.
2013 елда йолдызлар катнашында «МастерШеф» кулинар реалити-шоу җиңүчесе булган (Pro TV). Призның яртысын (25 мең евро) OvidiuRO фондына бүләк иткән. «Форт Боярд» телеуенында уңышлы катнашкан (Pro TV, 2017 елның 8 октябре), аннан кергән отышны шулай ук хәйриягә корбан иткән.
2020 елның 27 сентябрендә җирле хакимият органнарына сайлаулар нәтиҗәләре буенча, гамәлдәге примар Социал-демократик фирка вәкиле Ливиу Таройны җиңеп, Арджеш җудецындагы Кымпулунг шәһәре мэры (примары) итеп сайланган. Вазыйфасына 19 октябрьдә керешкән. 2024 елның 9 июнендәге сайлауларда яңадан сайланган.
2024 елның 26 июнендә, тавышларның 68,14 % алып, «Румынияне коткару берлеге» (USR) фиркасе рәисе итеп сайланган, Тимишоара шәһәре примары аның файдасына үз кандидатурасын алган. 2024 елгы Президент сайлаулары 2024 елның 29 июнендә «Румынияне коткару берлеге» (USR) либераль фиркасе съездында ил Президентлыгына кандидат итеп тәкъдим ителгән. Аның кандидатурасын съезд делегатларының 94,31 % ы хуплаган. Румыниянең Үзәк сайлау бюросы тарафыннан рәсми кертелгән.
Тавыш бирүнең беренче турында икенче урын алган һәм беренче урында баручы Кэлин Джорджеску белән бергә 8 декабрьгә планлаштырылган икенче турга чыккан.
2024 елның 6 декабрендә Румыния Конституция суды судьялары иҗтимагый оешмалар, Президентлыкка кандидатлар һәм дәүләт структуралары шикаятьләрен кабат карап чыкканнан соң сайлауларның беренче туры нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару турында карар кабул иткән В Румынии завели уголовные дела из-за вмешательства в выборы. РИА Новости, 06.12.2024.
Шәхси тормышы Беренче никахыннан кызы Оана.
2012 елда Кэтэлин Теодор Джорджескуга (Catalin Theodor Georgescu) кияүгә чыккан.
Туган румын теленнән тыш, инглиз телендә иркен аралаша һәм француз теле нигезләрен белә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Румыния сәясәтчеләре Төркем:Румыния президентлыгына кандидатлар Төркем:Румыния хатын-кыз сәясәтчеләре Төркем:Румыния журналистлары Төркем:Румыния шәһәрләре примарлары Төркем: Бухарест экология университетын тәмамлаучылар