Фуат Әлтәфев () — дәүләт-партия эшлеклесе.

Киров авыл хуҗалыгы институтын, Горькидагы югары партия мәкәтбен бетергән. 1958 тән КПСС әгъзасы. 1946-49 дә туган авылында, «Красный шахтёр» күмәк хуҗалыгы эшчесе, 1955-61 дә шул ук күмәк хуҗалыкның агрономы. 1961-73 тә Мураши районында: район партия комитетының икенче (1961-62), беренче (1965-73) секретаре, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1965). 1973 тән Кировта: өлкә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1973-75), Төньяк-Көнчыгышның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында орлыкчылык бүлеге мөдире, элиталы орлыкчылык хуҗалыклары тресты директоры, фәнни-техник мәгълүмат пропагандалау бүлеге мөдире.https://pomnirod.ru/materialy-k-statyam/administrativno-territorialnoe-delenie-rossijskoj-imperii/gubernii-rossii/vyatskaya-guberniya1/personalii-vyatskoj-gubernii/politicheskie-lidery-vyatskogo-kraya.-biograficheskij-spravochnik.-kirov-2009.html

Искәрмәләр