Марат Каюмов, Марат Каюм улы Каюмов (Марат Каюмович Каюмов; 1937 елның 18 гыйнвары, СССР, РСФСР, Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Пашат ― 2006 елның 4 октябре, РФ, Мәскәү өлкәсе, балашиха) ― авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1987), профессор (1989), ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире, Халыкара аграр белем бирү академиясе академигы (1995 елдан), Халыкара Славян фәннәр, мәгариф, сәнгать һәм мәдәният академиясе (МСА) әгъза-корреспонденты (1997 елдан). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998). Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Марат абыйга бүген 80 яшь булыр иде. «Без Сергач якларыннан» Вконтакте.
Тәрҗемәи хәле 1937 елның 18 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Пашат авылында 5 балалы гаиләдә туган. Әтисе Каюм Бөек Ватан сугышында катнашкан сержант, взвод командиры урынбасары, 1943 елда фронтта һәлак булган, Брянск өлкәсе Энергия авылында җирләнгән.
Семочки авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1956 елда Гагино районының авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән, аны тәмамлаган һәм Псков өлкәсенең Ашев (1963 елдан Бежаницы) районы «Пограничник» колхозына эшкә җибәрелгән.
1956―1957 елларда ― «Пограничник» колхозында агроном, рәис урынбасары.
1957 елдан 1960 елга кадәр өч ел СССР Хәрби-Диңгез флоты (Төньяк флот) сафларында хезмәт иткән.
1960―1961 елларда – «Кызыл таң» колхозында (үзәге Пашат) рәис урынбасары.
1961―1962 елларда ― Мәскәү өлкәсе Подольск районы Подольск тәҗрибә хуҗалыгы агрономы.
1962―1967 елларда Тимирязев авыл хуҗалыгы студенты, югары уку йортын тәмамлаган һәм үсемлекчелек кафедрасы буенча аспирантурага алынган, 1970 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә «Фотосинтетик эшчәнлек һәм ашламаларның төрле дозаларында көзге бодай уңышы» темасына авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
1971―1980 елларда ― игенчелек һәм химияләштерү бүлеге гыйльми сәркатибе.
1980 елдан ― Бөтенсоюз читтән торып белем бирү авыл хуҗалыгы институты (У) (2023 елдан Россия дәүләт халык хуҗалыгы Приказ Министерства сельского хозяйства РФ от 29 мая 2023 г. N 536 "О переименовании федерального государственного бюджетного образовательного учреждения высшего образования «Российский государственный аграрный заочный университет» в федеральное государственное бюджетное образовательное учреждение высшего образования Министерства сельского хозяйства Российской Федерации «Российский государственный университет народного хозяйства имени В. И. Вернадского» ) үсемлекчелек кафедрасы доценты, агрономия факультеты деканы урынбасары, 20 ел ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире.
2006 елның 4 октябрендә озакка сузылган каты авырудан соң вафат. Туган авылы Пашатта җирләнгән.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе Уңышны программалаштыруның теоретик нигезен һәм практик алымнарын эшләү буенча гыйльми хезмәтләр, югары уку йортлары өчен «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын программалаштыру» дәреслеге авторы (. М.: «Росагропромиздат», 1989). Авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә һәм белгечләренә исәпләнгән белешмәлектә (беренче басма 1982 елда чыккан) кояш энергиясе килү, чәчүлекләрнең дым белән тәэмин ителеше һәм туфракның нәтиҗәле уңдырышлылыгы буенча кыр культураларының мөмкин булган продуктивлыгын исәпләү ысуллары китерелгән. Икенче басмада (1989 ел) өстәмә рәвештә кыр культураларын программалаштырыла торган уңышка китереп игү технологияләре һәм үсемлекләрне интеграцияләнгән яклау системалары китерелгәнКаюмов Марат Каюмович. Программирование продуктивности полевых культур Книга «Программирование продуктивности полевых культур. Справочник».
Марат Каюмов ― академик (1917–2007) белән берлектә, илдә «уңышны программалаштыру» дигән фәнни юнәлешкә нигез салучы, әлеге проблема буенча дәреслек авторы. Ул «Продуктивлыкның биоклиматик потенциалы һәм ПБПны бөртекле, азык, яшелчә һәм техник культуралар, табигый азык җирләре белән рациональ файдалану» () фәнни-тикшеренү тематикасын җитәкләгән.
Әлеге проблема буенча аның җитәкчелегендә 250 диплом якланган, 25 фән кандидаты һәм 6 фән докторы әзерләнгән, 500 гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән 12 дәреслек һәм уку әсбабы басылган, 6 җитештерүгә тәкъдим бирелгән.
Фәнни-педагогик кадрларны аттестацияләү эшендә актив катнашкан. РГАЗУ каршындагы диссертация советы рәисе, Казан дәүләт аграр университеты диссертация советы әгъзасы булган. Даими рәвештә докторлык диссертацияләрен яклау буенча башка советларда 35 тапкыр һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча – 45 тапкыр оппонент булып чыгыш ясаган.
каршындагы «Үсемлекләр физиологиясе һәм биотехнология» координацион советы әгъзасы, Россия Федерациясе каршындагы Россия орлыкчылык буенча милли комиссиясе әгъзасы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Үсемлекләр дәүләт карантины президиумы әгъзасы булган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1998 – ― фәнни эшчәнлектәге казанышлары өченКаюмов Марат Каюмович. Награды России, 1998-02-03 Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре СССР һәм Россиянең 6 медале
Хәтер 2011 елда Мәдәнәнең «Рәшидә» мәчетендә (мәчетне салдыручы Фәиз Гыйльманов) урнашкан Нижгар татарлары музеенда (музей директоры Фәрит Беляев) Марат Каюмовка багышланган стенд урнаштырылган. Ачык китап формасындагы стендта галимнең биографиясе, күп санлы фәнни казанышлары, фоторәсемнәр, дипломнары урын алган (стенд урнаштыруны профессор Шәмил Мостафин тормышка ашырган)Н. Җиһаншина. Игенче, галим Марат Каюмов. «Туган як», № 6, 04.02.2011.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Фәүзия Бәйрәмова-Аймал. Пашат авылында очрашу. «Татарстан яшьләре», № 2 (12681), 16.01.2025. – Б.5 Сылтамалар Марат абыйга бүген 80 яшь булыр иде. «Без Сергач якларыннан» Вконтакте Каюмов Марат Каюмович. Милләттәшләр
Төркем:Агрономнар Төркем: К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаучылар Төркем:Авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Русиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре