«Газизулла» мәчете () ― Татарстанның Тукай районы (2006 елга кадәр Яр Чаллы шәһәр советы буйсынуында булганРуслан Мухамедшин. Судьба поселка Круглое поле решена. Татар-информ, 18.01.2005) Круглое Поле үзәге Круглое Поле бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Тукай районы мөхтәсибәте карамагында.
Тарих Тимер юлчылар бистәсе буларак 1954 елда нигезләнгән, торак пункт буларак 1956 елда теркәлгәнКруглое Поле авылы тарихы. Тукай муниципаль районы Круглое Поле (1956 елга кадәр Яңа Биклән Яңа Биклән. Институт Татарской ЭнциклопедииГеорграфические названия по Татарской АССР / Татарско-русский словарь. М.: Советская энциклопедия, 1966. ― стр.802) торак пунктында мөселманнар мәхәлләсе 2000 елның 10 апрелендә теркәлү узган ― Приход Мечети Круглое Поле Набережночелнинского Мухтасибата ― .
Яр Чаллы агломерациясенә керүче Круглое Поле бистәсендә мәчет реконструкцияләнгән бинада 1994 елда ачылганПоселок Круглое Поле. Краткая история.
Иман йорты мәчетнең беренче имамы Гыйниятулла улы Газизулла хәзрәт Исрафилов (тумышы белән Мамадыш районының Козгынчы авылыннанКрулое Поле бистәсе имам-хатыйбына ― 80 яшь. «Шәһри Чаллы», 6.01.2016) хөрмәтенә «Газизулла» дип аталган Истрафилов Вазизула Гиннятулович. Сугыштан соң яшәгән һәм шахтер булып эшләгән, дини йолаларны яшерен генә үтәүче дин әһеленнән беренче дин дәресләре алган Донецк өлкәсеннән Татарстанга күченеп кайткач, Газизулла хәзрәт Круглое Поле бистәсендә мөселман зираты оештыру эшен җитәкләгән, аннары бистәдә мәчет төзү эшенә керешкән. Ул үз вакытында торак пунктта мәхәллә төзүне башлап йөргән һәм бинаны реконструкцияләүдә төп рольне уйнаган. Мәчетнең даими спонсоры ― Куйбышев тимер юлы бүлекчәсенең баш инженеры урынбасары Ренат Фәрит улы ЯруллинЧаллының Круглое поле бистәсендә шөкер итү мәҗлесе. Татар-Ислам, 04.01.2016.
Биредә хәйрия акцияләре, белем бирү программалары һәм мәдәни, рухи-сәламәтләндерү чаралары, балалар өчен экскурсияләр, Рамазан аенда ифтарлар оештырыла, волонтерлар да килеп булыша. Мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен, мәчет янында корбан чалу урыны корылганТукай мөхтәсибәтендә Круглое Поле бистәсендәге «Газизулла» мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр. ДУМ РТ в Телеграм.
«Газизулла» мәчетенең 30 еллык юбилее уңаеннан, биредә Ватанны саклаучылар көненә багышланган футбол буенча ярышлар оештырылган. Ярышларда Тукай районының Круглое Поле бистәсе, Новотроицкое авылы, Яр Чаллы шәһәренең «Кәүсәр» һәм «ГЭС» бистәсе мәчетләре, шулай ук Куйбышев тимер юлы командалары катнашкан. Әлеге чараның максаты ― конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен хуплау В Тукаевском мухтасибате отметили 30-летие мечети поселка Круглое Поле. Сайт ДУМ РТ, 18.02.2025.
Мәчетнең намаз залы 40 кешене сыйдыра В Тукаевском мухтасибате отметили 30-летие мечети поселка Круглое Поле. Казань - БезФормата, 18.02.2025.
Имам Мәчетнең имам-хатыйбы Рәфгать хәзрәт Гәрәев, Тукай районы имам-мөхтәсибенең ярдәмчесе.
Искәрмәләр
Сылтамалар В Тукаевском мухтасибате отметили 30-летие мечети поселка Круглое Поле. Сайт ДУМ РТ, 18.02.2025 Тукай мөхтәсибәтендә Круглое Поле бистәсе мәчетенең 30 еллыгын билгеләделәр. Татар-информ, 18.02.2025 Круглое Поле. Татарская энциклопедия TATARICA
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1994 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Тукай районы мәчетләре