Кирсти Ковентри, Кирсти Ли Ковентри Сьюард (; 1983 елның 16 сентябре, Зимбабве, ) ― спорт функционеры, Халыкара олимпия хәрәкәте эшлеклесе (2013 елдан ХОК әгъзасы), 2025 елның 23 июненнән президенты. Зимбабве йөзүчесе һәм сәясәтчесе, ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, җиде тапкыр дөнья чемпионы, 14 тапкыр Африка уеннары җиңүчесе, күп тапкыр дөнья рекордчысы. Зимбабве тарихында иң титуллы спортчы.

Тәрҗемәи хәле 1983 елның 16 сентябрендә Зимбабве башкаласы (1982 елга кадәр Солсбери) шәһәрендә туган. Әти-әнисе ― Роб Ковентри һәм Линн Ковентри. 1999 елда Хараредагы Доминикан монастыре каршындагы урта мәктәпне тәмамлаган. Балачактан ук йөзүдә сәләте күренә, бу аңа спорт карьерасын туган иленнән читтә дәвам итәргә мөмкинлек бирәКирсти Ковентри (Kirsty Coventry): биография, новости, личная жизнь, фото. stuki-druki.com.

Алабамадагы Оберн шәһәрендә яшәгән, җирле университетта укыган һәм университет ярышларында катнашкан«Zimbabwe puts aside racial tensions to give hero's welcome to triple medal winner», USA Today, 25 August 2004.. 2004 елда Афинада узган Җәйге Олимпия уеннарында өч олимпия медале: алтын, көмеш һәм бронза, 2008 елда Пекинда узган Җәйге Олимпия уеннарында — дүрт: алтын һәм өч көмеш медаль яулаган . Соңыннан Зимбабве Олимпия комитеты рәисе Пол Чингока Кирсти Ковентрины «безнең милли байлыгыбыз» дип, Зимбабве президенты (1987―2017) ― «алтын кыз» дип атаган һәм шәхсән 2008 елгы Олимпиадада чыгыш ясаган өчен 100 000 АКШ доллары белән бүләкләгән«Zimbabwe swimmer gets cash prize», BBC, 29 August 2008.Кирсти Ковентри -— гордость Зимбабве .

2016 елда Кирсти Ковентри үзенең бишенче олимпиадасыннан соң йөзү буенча карьерасын тәмамлаган; ул Олимпия уеннары тарихында хатын-кызлар йөзүендә иң күп индивидуаль медальләр яулаган. Ковентри 2013 елдан Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) әгъзасы булып тора, 2018 ел башында бөтен дөньяда Олимпия спортчыларын тәкъдим итүче орган ― Халыкара Олимпия комитеты атлетлары комиссиясе рәисе булган.

2025 елдан Халыкара Олимпия комитеты президенты ― Ковентри тарихта бу вазифага сайланган беренче хатын-кыз һәм Африканың беренче вәкиле булган. 2018 елның сентябреннән Зимбабве Министрлар Кабинетында Яшьләр, спорт, мәдәният һәм ял министры вазифасын биләгән.

Олимпиадаларда чыгышлары ОлимпиадаЯрыш төре УрынСидней 2000 ирекле стиль белән 50 метрга йөзү 36 Сидней 2000 ирекле стиль белән 100 метрга йөзү 28 Сидней 2000 100 метрга аркада йөзү 12 Сидней 2000 200 метр, комплекслы йөзү 18 Афина 2004 100 метрга аркада йөзү 2 Афина 2004 200 метрга аркада йөзү 1 Афина 2004 200 метр, комплекслы йөзү 3 Пекин 2008 100 метрга аркада йөзү 2 Пекин 2008 200 метрга аркада йөзү 1 Пекин 2008 200 метр, комплекслы йөзү 2 Пекин 2008 400 метр, комплекслы йөзү 2 ХОК президенты 2025 елның 20 мартында Халыкара Олимпия комитетының яңа (унынчы) президенты итеп сайлана, вәкаләтләре срогы сигез ел. Аның өчен Халыкара Олимпия комитетының 97 әгъзасыннан 49ы тавыш биргән. Шул рәвешле ул ХОК президенты постында беренче хатын-кыз һәм Африканың беренче вәкиле булган. Президент вәкаләтләрен аңа 2013 елдан бирле бу вазифаны биләгән Томас Бах тапшыра.

Шәхси тормышы Ире Тайрон Сьюард (Tyrone Seward), аның менеджеры. 2013 елның 10 августында өйләнешкәннәр. Ике балалары бар: беренчесе Элла (2019).

Искәрмәләр

Сылтамалар Сайт Кирсти Ковентри

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Халыкара Олимпия комитеты президентлары Төркем:Шәхесләр:Спорт Төркем:Спорт функционерлары Төркем:Йөзүчеләр Төркем:Олимпия чемпионнары Төркем:Дөнья чемпионнары Төркем:Оберн университетын тәмамлаучылар Төркем:Зимбабве сәясәтчеләре