Хашим (шулай ук Мир Хашим; 1620-1660-ынчы елларда эшләгән) — һинд рәссам-миниатюристы, портрет остасы.

Хашим турында бернинди диярлек мәгълүмат сакланып калмаган. Аның тарафыннан имзаланган берничә миниатюра һәм рәт аңа караган дип саналган әсәр сакланып калган. Аның иҗатының реконструкциясе проблема булып тора һәм ике юрама интерпретацияне тәкъдим итә. Бер гипотеза буенча рәссам император Джахангир китабханәсендә формалашкан, аннан соң Деканда булган, аның иртә иҗатын тәшкил иткән портретларны иҗат иткән, ә аннан соң могол императорына кайткан. Башка очракта Хашим тумышы белән Деканнан булган һәм башта Ахмаднаган һәм Биджапур Декан хөкемдарлары сарайлары яннарында эшләгән, ә шуннан соң гына, якынча 1620-нче елда могол императоры Джахангир сарае янына кушылган. Проблеманың чишелеше менә нәрсә белән катлаулылана – аның беренче әсәрләре – Мулла Мөхәммәд Хан, Ибраһим Адилшаһ II һәм Малик Амбар портретлары кызык кушылма булып тора: шәхесләрнең йөзләре могол китабханәсендә кебек модельләнгән, шул ук вакытта Декан өчен хас буяулар кулланылган булган. Моннан тыш Ибраһим Адилшаһ II портретында пейзаж фон Биджапур живописендә кабул ителгәнгә якын. Могол живописендә портрет жанры император Әкбәр тарафыннан санкцияләнгән булган, ул рәссамнарга үзе позалаган һәм түрәләрен дә шуңа мәҗбүр иткән. Джахангир һәм Шаһ Джахан вакытында портретлану гадәти булып киткән, живопись сурәтләре шул вакытта асылы буенча фотографияне алыштырган. Хашим шул жанрның, кимендә ике император Джахангир (1605—1628) һәм Шах Джахан (1628—1658) вакытында эшләгән, күренекле остасы булган. Персонажларын ул гадәттә профильгә, сирәк ¾ борылышында сурәтләгән. Йөзең детальләрен Хашим неп-нечкә пумала белән эшләп ясаган һәм Европаныкына якын натурализмны үстергән. Бу натурализмга контраст булып портретланучыларның иератиклыгы һәм катканлыгы һәм чын булмаган пейзаж рәвешендә фон булып тора. Хашимның иң мәшһүр иртә әсәрләренең берсе - Абу-ль-Хасан ясаган Гайсә һәм император Джахангир портреты белән миниатюра (1615-20 ее, Честер Битти Китапханәсе, Дублин). Мондый гадәти булмаган кушылма могол-мөселман Джахангир өчен гадәти булган – ул әтисе Әкбәр кебек күп мәдәният сәясәте яклы булган һәм игътибарны дини хорафатларда тупламаган. Миниатюрада Джахангир кулында держава белән, әле Әкбәр хөкеменең соңгы еллары өчен хас традицияләрдә ясалган. Вакыт узу белән Хашимның техник осталыгы шактый үскән һәм фараз ителгәнчә бу император Джахангирның эстетик таләпләре белән бәйле булган.

1620-нче еллар башыннан портретлар камилрәк һәм чагылыштыручанлырак, Декан персонажлары белән бәйле. 1620-нче елда ул Биджапур солтаны Ибраһим Адилшаһ II-не (1580—1627) ясаган. Бу зирәк һәм мәгърифәтле күренекле хөкемдар искиткеч музыкант, шагыйрь һәм сәнгать яклаучысы булган. Безгә кадәр Ибраһим Адилшаһның төрле рәссам тарафыннан ясалган берничә портреты барып җиткән. Хашим үзенекен солтанга якынча 65 яшь булганда ясаган, әмма ул дәүләт кайгыртуларыннан арган кеше кыяфәтендә түгел. Фигураның түгәрәкләнгән силуэты, чын булмаган пейзаж буларак фон һәм кием элементлары бу эшне Биджапурда булган живопись белән якынайта. Якынча шул ук вакытта ул Ибраһим Адилшаһ II-дә министр булган Мулла Мөхәммәд Хан портретын иҗат иткән. Мөгаен, портрет министр могол сарае янына Ахмаднагар хөкемдары Малик Амбарга (1548—1626) каршы ярдәм турында сөйләшүләр өчен килгәндә ясалган булган. Хашим Малик Амбарның үзенең портретын да ясаган (1624-25 еллар, Виктория һәм Альберта Музее, Лондон). Бу коллар базарында сатып алынган кол-хәбәши бик сәләтле булган һәм баш әйләнмәле карьера ясаган. 1600 елда моголлар Ахмаднагарны басып алгач, ул провинцияләрдә каршылык оештырган, аннан соң Биджапур тирәләрендә Ахмаднагарда хөкем иткән династиянең яшь токымнарының берсен тапкан, аны кызына өйләндергән, аны Харкига хөкем итәргә җибәргән, башкаланы Харкига күчергән, регент булган, ягъни фактик рәвештә ул кенәзлекнең хөкемдары булган. Бу бөтен хикәя император Джахангирның шактый ярсуын китереп чыгарган. Малик Амбарның берничә портреты бар. Лондонда Виктория һәм Альберта музеенда сакланганы Хашим имзалы. Шундый ук, әмма имзасыз Парижда Гиме музеенда бар. Анда кырыс хәбәши гаскәри кулында кылычны каты итеп тота. Декан персонажлары сериясен “Джадун Рай Деккани портреты” (1622 ел, Метрополитен Музее, Нью-Йорк) дәвам итә. Бу принц Хуррам (киләчәк император Шаһ Джаһан) әтисе исеменнән Деканда хәрби кампанияне алып барганда могол гаскәренә кушылган Малик Амбарның вассалы булган. Джадун Рай кулларын кылыч сабына тыныч итеп куйган итеп сурәтләнгән. Аның үтәли караш белән йөзе һәм балдаклар белән бизәлгән бармаклары аны күбрәк гаскәригә түгел, ә түрә дипломатка охшаган итә. Шулай ук тыныч итеп кылыч сабына кулларын куйган итеп рәссам Голконда хөкемдарын Мөхәммәд Кутб Шаһны сурәтләгән (1611—1625 елларда хөкем сөргән; 1625 ел, Гиме Музее, Париж). Хашимда барлык Декан персонажларының сурәтләре асылда бертөрле.

Позаларның шундый ук формаль бертөрлелеге могол сарай яндагылар портретларына да хас. Алар рәссам тарафыннан кагыйдә буларак таякка таянган итеп сурәтләнгән булган: « Ходжа Абул Хасан портреты» (1625—1630, Гиме музее, Париж), «Мирза Рустам Сефеви» (як. 1635, Лос Аджелес, округ музее), «Хан Дауран Насрат-и Джанг» (як. 1650, Честер Битти китапханәсе, Дублин). Портретның башка чагылдыручанрак төрен “Мөхәммәд Гали Бәк” миниатюрасында (1631 ел, Виктория һәм Альберта музее) күрергә була, анда могол сарай янына 1631 елның мартында яңа ел фестивале килгән фарсы шаһы Габбасның илчесе сурәтләнгән. Аның өч аграф белән фарсы тюрбаны һәм иркен позасы шәхеснең әһәмиятлелеге шәһадәте булып тора. 1628 елдан бирле әтисе Джахангир кебек могол империясенең хөкемдары булган Шах Джахан Фарсы Иле белән дустанә мөнәсәбәтләргә омтылган. Хашим токымнарына Акбар һәм Джахангир хөкеме вакытында могол армияләре командующие Абд ар-Рахим Хан Ханан портретын (1626 ел, Фрир Галереясе, Вашингтон) калдырган, ул шагыйрь, сәнгать яклаучысы, иллюстрацияләнгән манускриптлар заказчигы булган, юмартлыгы белән шөһрәт казанган. Зур галерея сарай яндагылар һәм чит ил эшлекләреннән кала, Хашим могол императорларының портретларын иҗат иткән: Джахангирның (Абул Хасан белән бергә) һәм Шах Джаханныкын, әмма, моны Джахангирга күпкә якынрак булган коллегасы Абул Хасан кебек еш итмәгән. Шулай ук ул аллегорик портретлар ясаган, аларның берсендә өч фәрештә тирәсендә җир шарында басып торучы Шаһ Джаханны күреп була (1629 ел, Фрир Галереясе, Вашингтон) һәм династик портретлар («Император Тимур, аның токымнары һәм шагыйрь Саади», 1650 ел, Һиндстанның шәхси язмалары һәм документлары идарәсе, Лондон). Хашимга тушь белән ясалган берничә рәсем һәм портрет набросоклары карый, ә Нью-Йоркта Метрополитен музеенда сакланучы тәмамланмаган “Фил һәм җайдак” рәсеме (як. 1640 ел) рәссам кешеләрнең генә түгел, ә хайваннарның да рәсемнәренең портретларын ясый алганы турында шәһадәт булып тора. С. К. Уэлч фаразы буенча, 1658 елда хөкем алышынганнан соң, рәссам эшләвен дәвам иткән һәм «Аурангзеб сунарда» (як. 1660 ел, Честер Битти китапханәсе, Дублин) картинасы Хашимга карый дип саный. Әгәр дә Хашим портретларын бу жанрда, башкалардан кала, берничә чагылдыручан, хисле әсәр иҗат иткән Говардхан портретлары белән чагыштырсак, Хашимның индивидуаль физиономик хасиятләргә никадәр игътибарлы һәм скрупулёз икәне күренә; ул рациональ һәм югары дәрәҗәдә рәсми портрет стилен кулланып күбрәк техник осталыкта, ә җылы хисне тапшыруда түгел маһир булып киткән. Сарай яны могол эстетикасы караш ноктасыннан ул идеаль портретист булган. Библиография

A. Okada, «The Blossoming of Realist Portraiture in the Seventeenth Century. Mir Hashim» in «Indian Miniatures of the Mughal Court», Harry N. Abrams Inc., Publishers, New York, 1992, pp 148–154 S.C. Welch, India: Art and Culture 1300—1900, Prestel, Munich, 1999, pp 266–271 S.Blair and J. Bloom, «Hashim» in Groove Encyclopedia of Islamic Art and Architecture, 2009, vol. II, pp 140–141 Төркем:Рәссамнар