Жан-Бати́ст-Мари́ Пьер (француз телендә: Jean-Baptiste Marie Pierre; 1714 елның 6 марты, Париж — 1789 елның 15 мае, Париж) — академик юнәлешле француз живописецы, рәссам-декоратор, рококо һәм иртә неоклассицизм чоры рәсем ясаучысы һәм гравёрыNeues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852. Жан-Батист Мари Пьер рәсем һәм живописьне Никола Бертеннан өйрәнгән һәм Парижда Шарль-Жозеф Натуар җитәкчелеге астында Король живопись һәм сынчылык академиясе курсларына йөргән. 1734 елда ул Академиянең Рим премиясен алган, бу аңа Италиягә китәргә һәм 1735 елдан 1740 елга кадәр Николя Флюгель, ә аннан соң Жан-Франсуа де Труа җитәкчелеге астында Римда Француз академиясендә шөгыльләнергә мөмкинчелек биргән. Парижга кайтып ул 1741 елның 29 апрелендә академия тарафыннан расланган булган, ә 1742 елның 31 мартында академикларга кабул ителгән булган. 1740-ынчы еллар дәвамында рәссам король сарай янының һәм чиркәүнең күпсанлы заказларын башкарып живописьнең барлык жанрларында: тарихи, мифологик, дини жанрда балкыган. 1770 елда Король живопись һәм сынчылык академиясе ректоры вазыйфасында үлгән Франсуа Бушены алыштырган. Ул регент герцог Орлеанлының сарай яны рәссамы, ә аннан соң король Людовик XV-нең һәм соңрак король Людовик XVI-ның беренче сарай яны живописецы (Рremier peintre du roi) булган. 1770-1789 елларда ул Король Гобеленнар мануфактурасының мөдире булган. Иҗаты Ж.-Б.-М. Пьер шпалералар өчен картоннар башкарган, Фонтенбло кальгасында плафоннар, десюдепорт росписьларын ясаган. Тарихи, мифологик, көнкүреш сюжетларга картиналар ясаган. 1756 елда Пьер Париж Сен-Рок чиркәвендә «Кыз Мария Вознесениесе» күренеше белән Капелла Девасы гөмбәзенең росписен ясаганВласов В. Г. Пьер, Жан-Батист // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 197. — ISBN 5-88737-010-6. Король живопись һәм сынчылык академиясендә Жан-Батист-Мари-Пьер өйрәнчекләре арасында Жан Барден, Жан-Жак Башелье, Этьен-Луи Булле, Антуан Вестье, Луи-Жак Дюрамо, Николя-Рене Жоллен, Фридрих Реклам, Этьен де ла Валле-Пуссен, Жан-Жак-Франсуа Ле Барбье һәм күп башкалар булган.
Санкт-Петербург Эрмитажында Пьерның бер картинасы бар: «Кухняда карт» Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. Каталог 1. — Л.: Аврора, 1976. — С. 224 .
Галерея
Шулай ук карагыз Француз живописе
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар Биография в Энциклопедии живописи Работы художника на Base Joconde Төркем:Рәссамнар