Александр Воронежский, Александр Валерий улы Воронежский (; 1975 елның 4 августы, СССР, Казакъ ССР, Алматы өлкәсе) ― Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры (2025 елның 3 июненнән), полиция генерал-майоры, 2022 елдан ― Россия Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе, 2019 елдан ― Курган өлкәсе буенча идарәсе башлыгы урынбасары – полиция башлыгы.
Тәрҗемәи хәле 1975 елның 4 августында Алматы өлкәсендә туган. 1995 елда Ф. Э. Дзержинский исемендәге Алматы югары хәрби чик буе команда училищесын (2012 елдан ) тәмамлаган һәм Казакъстан Республикасы чик буе гаскәрләрендә командирлык вазифаларында хәрби хезмәт үткәнВоронежский Александр Валерьевич. мвд.рф.
2001 елда Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә эшкә кергән. Полициядә оператив һәм җитәкче вазифаларда хокук саклау эшчәнлеге чорында Тверь шәһәрендә Экология һәм хокук институтын () Тверской институт экологии и права. Навигатор Образования тәмамлаган.
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының 2019 елның 3 октябрендәге боерыгы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Курган өлкәсе буенча идарәсе башлыгы урынбасары – полиция башлыгы вазифасына билгеләнгән.
Россия Федерациясе Президентының 31.01.2022 ел № 28 Указы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары вазифасына билгеләнгән.
Россия Президенты Указы нигезендә 2025 елның 3 июненнән Башкортстан буенча Эчке эшләр министры итеп билгеләнгәнИра Дущенко. Путин назначил нового министра внутренних дел Башкирии. prufy.ru, 03.06.2025Элина Ахметова. Путин назначил министра МВД по Башкирии. Башинформ, 3.06.2025.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россия Эчке эшләр министрлыгының I, II, III дәрәҗә , «Хәрби бердәмлек өчен» медальләре һәм салкын корал ― кортик белән бүләкләнгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар Воронежский Александр Валерьевич. мвд.рф
Төркем:III дәрәҗә «Хезмәттәге отличие өчен» медале (ЭЭМ) белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә «Хезмәттәге отличие өчен» медале (ЭЭМ) белән бүләкләнүчеләр Төркем:I дәрәҗә «Хезмәттәге отличие өчен» медале (ЭЭМ) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Хәрби бердәмлек өчен» медале (ЭЭМ) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Полиция генерал-майорлары (Россия Федерациясе) Төркем:Алматы чик буе училищесын тәмамлаучылар Төркем:Тверь Экология һәм хокук институтын тәмамлаучылар