Яркәү сөйләше — татар теленең тубыл-иртеш диалекты сөйләше.Алишина X. Ч. Тоболо-Иртышский диалект языка сибирских татар: Монография /Казанский пед. ин-т. Казань, 1994.— 119 с. ISBN 5—87730—007—5 Элеккеге Яулытура өязенә караган яулытура татарлары арасында таралган.
Таралышы
Яулытура татарлары 17-18 гасырларда төмән-тура татарларының көньяк-көнчыгышкарак күченүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. XIX гасыр ахырына 90 % себер, 7 % бохара һәм 3 % Идел буе татарларыннан торганнар.С. К. Патканова «Статистические данные, показывающие племенной состав населения Сибири, язык и роды инородцев (на основании данных специальной разработки материала переписи 1897 г.) : [В 3-х т.]. — СПб., 1911—1912.».
Яркәү сөйләше Тубыл елгасы ярларында урнашкан авылларда таралган, моңа Яулытора районы Калмаклы, Атйал, Яркәү районы Нусук, Тархан, Корттигән, Карагай, Кала, Кысылгаш, Рәгес, Пурбар, Пурпар, Маран, Шатан, Чичикә (Тархан) дигән татар авыллары керә.
Үзенчәлекләре Яркәү урынчылыгы төмән сөйләшеннән Идел буе татар теленең йогынтысы азрак булуы белән аерылып тора.
Халыкның төрле яшьтәге төркемнәренең сөйләмен характерлаучы сузык авазларның күпсанлы күчешләре бар: [ү~ө]: йүрәк~ йөрәк, [ү~и]: үткер~иткер; [у~о]: йулта~йолта — юлда, тубык~тобык, туган ~ тоган, шулай ~ шолай; [и~ү~өй]: ирөнөу~уранеү~өйрәнү; [н~о~ой~ы]: питой ~ потай ~ пойтай~ пытай — бодай.
[П, к] авазлары сузыклар арасындагы позицияләрдә яңгырый: шурба — шурпа, цергэй — черки, төлгө — төлке.
Мишәр сөйләшләрендәге кебек -ыв, -ав ававзлары очрый: сывык — суык, кывырыу — куыру.
Кире киләчәк заман формасы пармам, пармарым (бармам) дип әйтелә һ.б.
Искәрмәләр
Әдәбият Рамазанова Д. Б. Төмән сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. — Икенче китап. -Казан: Мәгариф, 2008. — 252—276 б. Әхмәтов В. Тобол-Төмән татарларының диалекты // Совет мәктәбе. — 1940.— № 2—3.— 56—60 б. Тумашева Д. Г. Язык татар Западной Сибири (тюменский говор) // Ученые записки Казанского ун-та.— Т. 116.— Кн. 11: Языкознание.— 1956.— С. 101—143. Алишина X.Ч. Говоры сибирских татар юга Тюменской области: автореф. дис. … канд. филол. наук.— Казань, 1992. — 22 с
Төркем:Тубыл-иртеш диалекты