Красноярск предприятиесе җитәкчесе белән бутамагыз.

Ринат Галиев, Ринат Гыймаделислам улы Галиев (Ринат Гимаделисламович Галиев (Галеев); 1939 елның 13 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Шарлама ― 2007 елның 23 октябре, РФ, ТР, Әлмәт) ― нефтьче, техник фәннәр кандидаты, КПССның Әлмәт шәһәр комитетының беренче сәркатибе (1983―1990), «Татнефть» АҖ генераль директоры (1990―1999), РСФСР Югары Советы (1990―1993), ТАССР Югары Советы (1986―1990), ТР Дәүләт Советы (1995―1999) депутаты, ТР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1994), РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре (1993), Татарстан АССРның (1982), Башкортстанның (1998) атказанган нефтьчесе, Әлмәт (1993), Баулы шәһәрләренең һәм Җәлил бистәсенең мактаулы гражданиныГалеев Ринат Гимаделисламович (1939-2007). Альметьевский муниципальный район и город Альметьевск. Тәрҗемәи хәле

1939 елның 13 гыйнварында Татарстан АССР Әлмәт районы (Сөләй керүче) Шарлама авылында туганШарлама. Известные уроженцы. Татарская энциклопедия TATARICA. 1947―1954 елларда Шарлама башлангыч, Сөләй җидееллык мәктәпләрендә белем алган. 1954―1957 елларда Октябрьскийда нефть техникумында (хәзерге С. И. Кувыкин исемендәге нефть көллиятеОктябрьский Нефтяной Колледж им. С. И. Кувыкина) «Нефть һәм газ ятмалары геологиясе һәм разведкасы белгечлеге» буенча укыганНаша гордость. onk-rb.ru. 1959―1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. 1962―1967 елларда Уфа нефть институтында «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү технологиясе һәм комплекслы механизациясе» белгечлеге буенча укыган. Хезмәт юлы Хезмәт эшчәнлеген «Әлмәтнефть» идарәсендә скважиналарны тикшерү буенча оператор булып башлаган. 1967―1970 елларда ― «Җәлилнефть» нефть-газ табу идарәсендә (НГДУ) мастер, нефть табу буенча участок башлыгы, нефть промыселы өлкән инженеры, смена башлыгы. 1970―1972 елларда ― «Җәлилнефть» идарәсендә партком секретаре. 1972―1974 елларда ― КПССның Әлмәт шәһәр комитетының икенче секретаре. 1974―1977 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры урынбасары. 1977-1983 елларда ― «Әлмәтнефть» нефть-газ табу идарәсе (НГДУ) башлыгы. 1983-1990 елларда ― КПССның Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре. 1990―1999 елларда ― «Татнефть» АҖ генераль директоры. «Татнефть» компаниясенең, республиканың нефть тармагын, Әлмәт шәһәрен үстерүдә мөһим роль уйнаган Седьмой «генерал» Ринат Галеев. РТ Онлайн, 17.01.2019. 1998―1999 елларда ― «Түбәнкаманефтехим» АҖ генераль директорыГалеев Ринат Гимаделисламович в Большой биографической энциклопедии. 1999 елдан ― «Девон-Кредит» банкының Директорлар советы рәисе. Техник фәннәр кандидаты, «Углеводород чималының калдык запасларын эшләп чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру» темасына докторлык диссертациясе язганПовышение эффективности выработки остаточных запасов углеводородного сырья. НЭБ. РАЕН академигы. 63 фәнни хезмәт һәм 18 уйлап табу авторы һәм автордашы Кто есть кто в нефтяной и газовой промышленности. Илнең һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашкан. РСФСР халык депутаты, ТАССР Югары Шурасы, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты итеп сайланган. КПССның XXVII съезды делегаты булган. 2007 елның 23 октябрендә 69нчы яшендә кинәттән вафат булган Скончался первый гендиректор Татнефти Ринат Галеев. Татцентр.ру. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1971 ― Хөрмәт Билгесе ордены 1981 ― Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 1991 ― Ленин ордены 1997 ― Дуслык ордены (Россия) 1982 ― Татарстан АССР атказанган нефтьчесе 1998 ― Башкортстанның атказанган нефтьчесе 1994 ― Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге 1993 ― РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре Академик И. М. Губкин премиясе 1994 ― Халыкара Кол Гали премиясе 2005 ― «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале Иганәчелек «Рухият» рухи яңарыш фондын булдыру, мәчет (мәсәлән, Бигәш мәчете) һәм храмнарны торгызу, районны газлаштыру инициаторы булган. «Нефтяник» хоккей клубына зур ярдәм күрсәткән В Альметьевске пройдет хоккейный турнир памяти Рината Гимаделисламовича Галеева. akbars.academy Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин (1938―2011) белән дус булган, аның китапларын бастыруда, башка мәсьәләләрдә даими ярдәм иткән. Кызыклы факт 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының I Съездында «РСФСРның дәүләт суверенитеты турында Декларация»не кабул итүгә каршы тавыш биргән (барлыгы 13 депутат каршы тавыш биргән)О тех, которые были "против". historian-rso.livejournal.com. Шәхси тормышы Хатыны, ике кызы, оныклары: берсе Руслан (Шурупин)Руслан Шурупин о турнире и об отношении к хоккею. Vk видео, 1:26. Хәтер

2007 елның 30 ноябренда Әлмәт районы башлыгының № 190 карары белән исеме үзе укыган Сөләй урта мәктәбенә Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сулеевская средняя общеобразовательная школа им. Р.Г. Галеева, Әлмәт шәһәренең «Яшьлек» микрорайоындагы яңа урамга бирелгәнРешение от 30.11.2007 г № 196 О присвоении имени Р.Г.Галеева школе, новой улице. tatarstan-gov.ru. Исеме Әлмәт мөселман дини-агарту үзәгенә бирелгән Шарлама. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе Һәр елны Әлмәттә, «Нефтяник«» хоккей әзерлеге үзәгендә хоккей буенча Ринат Галиев истәлегенә турнир үткәреләӘлмәттә Ринат Галиев истәлегенә хоккей турниры узды. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, 13.05.2024. Искәрмәләр

Әдәбият Галиев Ринат Гыймаделислам улы / Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. ― Яр Чаллы: «Идел-Йорт», 2000. ― Б.50. Галиев Ринат Гыймаделислам улы / Дамир Гарифуллин. Җиде җил дуенында. Җәлил поселогы тарихы буенча кыскача хәбәрләр. ― Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2004. ― Б.45. Сылтамалар София Гарифуллина. Галеев Ринат Гимаделисламович. veterans.tatneft.ru Галеев Ринат Гимаделисламович (1939―2007). tatarstan.ru

Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Уфа нефть институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан нефтьчеләре Төркем:Россия нефтьчеләре Төркем:Татарстан АССР атказанган нефтьчеләре Төркем:Башкортстанның атказанган нефтьчеләре Төркем:Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Әлмәтнең шәрәфле ватандашлары Төркем:Баулы районының мактаулы гражданнары Төркем:Җәлил бистәсенең мактаулы гражданнары