Татар вакытлы матбугаты тарихы — татар телендә вакытлы матбугатның барлыкка килү һәм формалашу процессы.

Татар вакытлы матбугатының барлыкка килүе

XIX гасырның беренче чирегеннән башлап, татар халкы арасында белемлек дәрәҗәсе югары булуы сәбәпле, татар һәм рус зыялыларының иң прогрессив вәкилләре татар телендә газета бастыру өчен хакимияттән рөхсәт алу максатыннан күпсанлы омтылышлар ясый.

Татар газетасын чыгару өчен рөхсәт алуның беренче уңышсыз омтылышы 1808 елда Казан университеты профессоры И. И. Запольский тарафыннан ясала. Ләкин патша хөкүмәте аңа газета чыгару рөхсәтен бирми. 1834 елда Казан уку округы яклаучысы (попечителе) М. Н. Мусин-Пушкинга «Бәхр-үл-әхбар» («Хәбәрләр диңгезе») исемле газета чыгару өчен мөрәҗәгатьне университетның Көнчыгыш факультеты студенты М. Г. Никольский тапшыра. Профессор А. Казем-Бәк тарафыннан күрсәтелгән ярдәмгә дә карамастан, рөхсәт бирелми.

1870 нче елларда «Таң йолдызы» исемле газета чыгару өчен мөрәҗәгатьне татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тапшыра. Әмма бу омтылыш нәтиҗәсез була. Галим ел саен чыгарыла торган календарьләр бастыру белән генә чикләнергә мәҗбүр була, һәм аларны, ниндидер мәгънәдә, беренче татар вакытлы басма дип атап та була. 1880-нче елларда татар газетасы мәсьәләсен татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе — Габдрахман Мөхәммәдәмин улы Ильяси (Ильясов) күтәрә, шулай ук мондый мәсьәлә 1890-нчы елларда язучы һәм публицист Заһир Бигиев тарафыннан да күтәрелә. Әмма бу омтылышлар да уңышка ирешми. Патша хөкүмәте һәрвакыт мөрәҗәгатьләрне кире кага, сәбәп итеп тәкъдим ителгән татар мөхәррирләре (редакторлары) арасында югары яисә урта белем булмавы, яки татар телендәге басмаларны системлы рәвештә контрольдә тоту мөмкинсезлеге күрсәтелә.

Шуңа да карамастан, татар ителлигенциясе максатларына ирешү өчен көрәшне дәвам итте. 1892 елда Казан укытучылар мәктәбе инспекторы, университет белемле Шаһбазгәрәй Әхмәров, Петербургтагы Матбугат идарәсенә «Казань» исемле газета чыгару өчен рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Әмма җавап итеп, аны дәүләт хезмәтендә эшләгән хәлдә нәшрият эше белән шөгыльләнергә омтылганы өчен гаеплиләр.

1899 елда Шакир һәм Закир Рәмиевлар Ырынбурда татар телендә газета һәм китаплар бастыру өчен типография ачуга омтыла. Ләкин 1902 елда аларның бу тырышлыгы хөкүмәт тарафыннан катгый рәвештә кире кагыла. 1903 елда педагог Хади Максуди «Йолдыз» исемле газета чыгару мәсьәләсен яңадан күтәрә. Эчке эшләр министрлыгы бу ниятне «максатчан түгел» дип таба. 1904 елда ул махсус рәвештә башкалага барып, Эчке эшләр министры кабул итүенә ирешә һәм аңа яңа гариза тапшыра. Әмма бу да тагын нәтиҗәсез кала.

1905 ел башында шул ук үтенеч белән Җаек шәһәрендә мәгърифәтче Камил Мотыйгый-Төхвәтуллин һәм атаклы шагыйрьГабдулла Тукай чыгыш ясый. Бу юлы да уңышка ирешеп булмый.

Бары тик 1905 елгы революциядән соң татар вакытлы матбугатының барлыкка килү өчен шартлар туа. 1905 елның 2 сентябрендә Петербургта «Нур» исемле атналык газета чыгарыла башлый. Ул татар телендәге иң беренче газета була.

XX гасырның башындагы татар матбугаты 1905–1907 елгы Рус инкыйлабы башлану белән татар вакытлы матбугаты шактый үсеш кичерә. Татар газет-журналлары, татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдә — Казан,Мәскәү,Петербург, Уфа, Ырынбур, Җаек, Әстерхан һәм башкаларда чыга башлый. Татарлар арасында ана телендә белем дәрәҗәсе югары булу, типография һәм китап бастыру эшенең тиз үсүенә шартлар тудыра. Басмалар гарәп графикасында нәшер ителә, идеологик юнәлешләре төрле була — клерикальдән революционга кадәр. Цензура, хакимият эзәрлекләүләре һәм финанс авырлыклары аркасында күбесе озак яши алмый һәм даими чыкмый.

Географик яктан татар матбугатының төп үзәге — Казан. Биредә беренче татар газетаcы «Казан мөхбире» 1905 елның 29 октябрендә чыга. Аның рәсми нәшире — адвокат Сәетгәрәй Алкин, «Мөселман иттифакы» партиясе оештыручыларыннан берсе. Шул ук чорда «Йолдыз», «Азат» кебек газеталар чыга, аларда Галиәсгар Камал һәм Гафур Коләхмәтов кебек мәшһүр шәхесләр хезмәттәшлек итә. Петербургта 1906 елда «Өлфәт», 1913 елда «Ил» газеталары нәшер ителә, соңгысы Мәскәүгә күчә һәм «Сүз», аннары «Безнең юл» дип атала. Ырынбурда 1908 елдан «Шура» журналы чыга (нәшире — шагыйрь Закир Рәмиев), 1907 елда социал-демократик «Урал» газетасы бастырыла (Хөсәен Ямашев). Ырынбур һәм Җаек типографияләрендә үз матбугаты булмаган Урта Азия төрки халыклары өчен дә беренче газеталар һәм китаплар басыла.

Гаяз Исхакый эшчәнлеге нәтиҗәсендә кайбер татар басмалары Берлин, Варшава, Харбин һәм башка шәһәрләрдә дә чыга, шулай итеп мөһаҗирләрнең (эмигрант) ихтыяҗларын канәгатьләндерә.https://web.archive.org/web/20120411185842/http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg%3A%2Fnumbers%2F2004_2%2F04%2F04_1%2F

Идеология ягыннан төрле татар газеталары һәм журналлары күптөрле карашларны чагылдырган, алар арасында иң төп капма-каршы юнәлешләр — кадимчелек һәм җәдитчелек булган. Кадимчеләр — яңалыкларга каршы торучы консерваторлар, еш кына дини фанатизмга бирелгән, схоластик һәм догматик карашларны яклаучылар. Җәдитчеләр исә — либераль мәдәни-реформаторлар, прогрессив һәм дөньяви фикерләрне яклаучылар.

Кадимчелекнең иң күренекле басмасы булып мулла Вәли Хөсәенов җитәкчелегендә нәшер ителгән «Дин вә мәгыйшәт» («Дин һәм тормыш») журналы санала. Ул 1906 елның 31 декабрендә Ырынбурда чыга башлаган һәм ачык клерикаль позицияләрне яклаган. Җәдитчелек идеологиясе яклы «Әл-ислах» («Яңарыш») атналык газетасы исә Казан шәкертләре комитеты каршында нәшер ителгән һәм мөселман мәдрәсәләрен реформалау яклы булган.

Хронологик яктан, XX гасыр башындагы татар матбугаты тарихы 1905-1917 елларны үз эченә ала. Бу чордагы татар матбугаты киң колачлы һәм төрле карашларны чагылдыруы белән совет чорындагы басмалардан күпкә өстен булган. Күп кенә газеталар кыска гына вакыт дөнья күргән һәм тиз юкка чыккан яки башка исемнәр белән яңадан барлыкка килгән. 1905-1908 елларда татар матбугаты үсеш чоры кичерсә, берничә елдан соң кырыс реакция нәтиҗәсендә, бигрәк тә либераль һәм социал-демократик юнәлештәге күп татар басмалары ябылган. Мәсәлән, 1905 елдан соң чыккан либераль басмалардан 1911 ел ахырына кадәр Казанда «Йолдыз», Ырынбурда «Вакыт» һәм «Шура», Әстерханда «Идель» газеталары гына сакланып калган.

1905-1920 еллардагы татар газета-журналларының исемлегеИ.Рами. Р.Даутов. «Эдэби сузлек». Казань, Татарское книжное издательство, 2001. — на тат. языке А «Аваз» «Авыл халкы» «Азат» «Азат халык» «Азат халык» «Ак Идел» «Ак юл» «Акмулла» ю «Алга» «Алтай» «Аң» Б «Бәянелхак» «Безнең тавыш» «Безнең фикер» «Безнең юл» «Борһане тәрәкъый» Татар вакытлы матбугаты (1905 1924). Библиографик курсэткеч.- Казан: Рухият, 1999. б. 48 (на татарском)

В «Вакыт» «Ватан»

Д

«Дин вә мәгыйшәт» «Дума» «Җиһад-уль-Ислам» Җөмһүрият»

З «Заман календаре»

И «Игенче» «Игъланәт» «Идел» «Икътисад» «Ил», «Сюз», «Безнең ил» — Гаяз Исхакыйның газеталары «Ил теле» «Ирек» «Ислах» «Иттифак» «Йолдыз»

К «Казан мөхбире» «Кармак» «Карчыга» «Корылтай» «Кояш»

М «Маяк» «Мәгариф» «Мәгълүмат җәдидә» «Мәктәп» «Мизан» «Милләт» «Минзәлә иле» «Мохтарият» «Мохтарият» «Мөгаллим»

Н «Нур»

О «Өлфәт»

Р «Русия сәүдәсе»

С «Сарай» «Сибирия» «Солдат ялкыны» «Сөембике»

Т «Тәрҗемән-Переводчик» «Тормыш» «Туп» «Тәрбия» «Тәрбияи-әтфаль»

У «Уклар» «Укытучы» «Урал» «Уфа коопераоры» «Уфа мөселман гаскәри шурасы хәбәрләре» «Уфа хәбәрләре» «Уфаның авыл көнкүреше журналы»

Ф «Фикер»

Х «Хак» «Халык» «Халык сүзе» «Хәбәрләр» «Хәкыйкать» «Хәмият» «Хокук вә хәят» «Хөр милләт»

Ч «Чикерткә» «Чүкеч» «Чыңгыз баласы»

Ш «Шәрекъ кызы» «Шималь ягы» «Шура»

Э «Әд-дин валь-адаб» «Әль-галями әль-ислами» «Әльгасрельҗәдит» «Әль-Ислах» «Әль-минбар» «Әт-тилмиз» «Әхбар»

Ю «Юл»

Я

«Яшен» «Ялт-Йолт» «Яз» «Яңа вакыт» «Яңа хәят»

Совет чорындагы татар матбугаты XX гасырның беренче чиреге татар матбугатының «алтын чоры» була, ләкин аннан соң төшү этабы башлана. 1905–1917 елларда, губерна хакимиятләреннән рөхсәт алу кирәклегенә карамастан, теләгән татар эшмәкәре яки сәүдәгәре Россиянең теләсә кайсы шәһәрендә газета чыгара ала иде, ә совет чорында исә газета чыгару мәсьәләсе бары тик партия һәм совет түрәләре тарафыннан хәл ителә, ә алар, гадәттә, бигрәк тә Татарстаннан читтә татар газеталарын бастыру кирәклеген күрми иделәр. Шулай да, татарларның өчтән ике өлеше ТАССРдан читтә яшәгән, шуңа күрә күп татарларның туган телдәге матбугатны укырга мөмкинлеге бик чикле булды.

Совет чорында татар телендәге матбугатның төшүе эчтәлектә дә, тиражда да, географик таралышта да сизелде. 1905–1907 елгы Рус инкыйлабыннан соң татар газеталары татарлар күпләп яшәгән Русиянең шактый шәһәрләрендә чыкса, совет чорында татар газеталары нигездә бары тик Татарстанда һәм Башкириядә бастырыла иде (кайбер күрше төбәкләрдә һәм республикаларда чыккан кечкенә тиражлы район газеталарын исәпкә алмаганда, аларның тиражлары берничә меңнән артмый иде). Революциягә кадәр татар газеталары һәм журналларының эчтәлеге идеологик карашларның киң спектрын — уң радикальдән сул радикальгә кадәр — үз эченә алса, совет чорында бөтен матбугат бары тик коммунистик идеологияне чагылдырды. Совет газеталары сәнәгать һәм авыл хуҗалыгына шактый күп урын бирә иде, һәм газеталарның беренче биттә, көн саен диярлек комбайн, трактор, яки механизатор рәсемнәре басыла иде. Татар газеталары, гадәттә, совет хезмәтчеләрнең чираттагы уңышлары һәм казанышлары турында репортажлардан һәм Мәскәүнең үзәк газеталарыннан тәрҗемә ителгән эчке һәм халыкара тормышка кагылышлы төрле темаларга мәкаләләрдән торды.

Союздаш республикаларына «штат буенча» күп газета һәм журнал бастыру мөмкинлеге бирелсә, автономияләргә бик чикләнгән матбугат чыгару хокукы бирелә иде. Мәсәлән, 1980-нче еллар башына кадәр Татарстанда, асылда, татар телендә бары тик бер генә зур газета — «Социалистик Татарстан», шулай ук ике иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журнал — «Казан утлары» һәм «Азат хатын», шулай ук балалар журналы «Ялкын» чыга иде, аларга Татарстаннан читтәге кайбер татарлар да язылып ала иде. Районнарда исә вак җирле масштаблы газеталар гына чыкты. Татарстан АССРыннан аермалы буларак, һәр союздаш республикасы берничә зур тиражлы газета, шулай ук нумизматикадан һәм шахматтан башлап спорт һәм фәнгә кадәр иң төрле темаларга багышланган күпсанлы махсус журналлар бастыру хокукына ия иде. Шуның нәтиҗәсендә, революциягә кадәр Урта Азиянең төрки халыклары арасында мәгърифәт һәм белем таратуда зур өлеш керткән татар халкы, совет чорында шул халыклардан матбугат һәм китаплар тиражы буенча шактый артта калды.

Совет елларында ССРБдәге төрки телле халыклар арасында ике әлифба реформасы үткәрелде: башта (1928 елда) гарәп графикасыннан латинга, аннары (1938 елда) кириллицага. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә буыннарның мәдәни варислигы җитди зыян күрде, чөнки бөтен революциягә кадәр татар әдәбияты һәм матбугаты гарәп графикасында чыкты, бу исә аны яңа буын өчен укылмас һәм аңлашылмас итте.

Мәскәү һәм Ленинградтан тыш чыккан беренче совет шахмат-шашка газетасы «Шахматист-шашист Татарии» дип аталган, ул ай саен Казанда, 1931 елның декабреннән 1932 елның июненә кадәр «На штурм» яшьләр газетасына кушымта буларак басылган.

ССРБ таркалганнан соң татар матбугаты